Газетага язылу

Айга шлем кидерткәндә

АКШ Президенты Дональд Трамп 6 сентябрьдә үзенең Truth Social социаль челтәрендәге аккаунтында 37 дән артык язма урнаштырды, аларның шактый өлеше ясалма акыл ярдәмендә ясалган рәсемнәрдән торды.

Трамп Иран картасын үз йөзенең профиленә охшатып үзгәртелгән рәвештә бастырды, үз башын Америка көрәшчесе Халк Хоган гәүдәсенә куйды, үзен Джордж Вашингтон белән янәшә урнаштырды, Айны «безнеке» дип игълан итте һәм үзен гигант роботлар белән бергә сурәтләде. Бөтен Төньяк Американы АКШ флагы төсенә буяды. Гренландия белән Исландия дә шул флаг астына кереп киттеләр.

 

Бу публикацияләр сериясе АКШта Президентның психик һәм когнитив хәле, шулай ук президент вазыйфаларын үти алмаган очракта аны вазыйфасыннан читләштерергә мөмкинлек бирә торган Конституциянең 25 нче төзәтмәсе турында яңадан бәхәсләр кузгатты. Трампның туганы Мэри Трамп аның турында «күз алдыбызда психик яктан тотрыклылыгын югалта» дип белдерде. Сүз дөньядагы иң куәтле держава лидеры турында бармаса, ис тә китмәс иде. Ул бит атом-төш коралы куллану белән янаган рәсемнәр дә бастырды. Моннан алдарак та ул сәер рәсемнәр элү белән еш мавыга иде. Әйтик, үзенең Гайсә образында сурәтен элгәне булды. Элекке конгрессмен Марджори Тейлор Грин хәтта, Трампны Гайсә Мәсих сурәтендә күрсәткән фото басылып чыкканнан соң, Президент Трампның Антихрист рухын гәүдәләндерүе турында белдерде.

 

Хәзер сәясәтчеләр баш вата: Трамп «Акылдан язган кеше теориясе»н корал итеп алган бер лидер гынамы, әллә инде чынлап ук «түбәсе кыйшайганмы»? Аңлатып үтик: «Акылдан язган кеше» теориясе – дәүләт башлыгының үзен көтелмәгән, хәтта акылга сыймас адымнарга әзер итеп күрсәтүе аша дошманын куркыту һәм үзенә өстенлек алу стратегиясе ул. Трампның социаль челтәрдәге «иҗаты»на җитди караучылар булды. Исландия тышкы эшләр министры Торгердюр Катрин Гюннарсдоуттир АКШ илчесе Билли Лонгны очрашуга чакыртты. Моңа АКШ Президенты Дональд Трампның Исландияне Америка Кушма Штатлары флагы төсләренә буяп күрсәткән карта белән фото бастыруы сәбәп булды.

 

Шушы урында бераз тукталыйк та уйланыйк. Ак йорт хуҗасының кыланмышлары хәтта «акылдан язган кеше» стратегиясе чикләрен дә күпкә узып китә. Ярый, хуш, ул үз фантазиясенә үзе ышанган сабый акылы кергән бер карт кына булсын, ди. Гафу итегез, ул бит – ПРЕЗИДЕНТ, җитмәсә дөньядагы иң куәтле державаның лидеры һәм аның командасы бар. Мондый очракта кулдашлары лидерны авызлыкларга тиешләр. Әйтик, вакытлыча үз вазыйфасын башкара алмый, дип, ябып торып була. Урынына вице-президентны куясың. АКШның вице-президенты кем әле? Әйе, Джей Ди Вэнс, диңгез пехотасы корпусы ветераны, профессиясе буенча юрист. Аңа 42 яшь кенә әле. 2026 елның 31 августында христиан подкастеры Брайс Кроуфордның The Bryce Crawford Podcast тапшыруында Вэнс «Антихристның (Дәҗҗәлнең) инде безнең арада йөрүенә гаҗәпләнмәячәген» әйтә. Яраннары, шул исәптән Вэнс та, Трампның Аллаһ тарафыннан сайланып алынганлыгын һәм Аллаһ кушкан эшләрне тормышка ашыруын ассызыкларга яраталар. Вэнс та тапшыруда: «Аллаһ кушкан эш ахырзаманга китерсә дә, аны башкарырга кирәк», – дигән фикер әйтә.

 

Шушы урында без глобаль сәясәтнең көн тәртибен билгеләүчеләрнең бик сәер бер кыланмышына килеп җитәбез. Автор ассызыклый: сүз конспирология турында бармый, ачыктан-ачык үткәрелгән рәсми сәясәткә килеп төртеләбез. Сер түгел: Трамп һәм аның сәясәтенең җеп очы Израильгә барып тоташа. Израильгә җил-яңгыр тидертмәс өчен, трампчылар җаннарын бирергә әзер. АКШ Конгрессында Израиль лоббилары өстенлек итә, аларның кайсы гыйбри, кайсылары сиончылар тарафыннан актив финансланган америкалылар. Израильнең тышкы сәясәте нидән гыйбарәт? Бөек Израиль төзүдән. Әмма алар бу максатларына берничек тә ирешә алмый. Хәтта АКШның хәрби, матди, сәяси ярдәме дә булышмый. Сиончылар үзләренең дөньякүләм лидерлыкка ирешүләрен Мошиах (Машиах) фигурасы, Ахырзман алдыннан чыгачак үзләренең патшалары белән турыдан-туры бәйлиләр. Мошиах – Антихрист – Дәҗҗәл синонимнар, бер үк шәхесне аңлаталар. Автор сизә: газета укучылар аннан рәсми фактлар һәм дәлилләр таләп итә.

 

1990 елның 18 ноябрендә Биньямин Нетаньяху белән Любавичер Реббе Менахем-Мендл Шнеерсон Нью-Йоркның Бруклин районындагы Краун-Хайтс бистәсендә очрашалар. Ул вакытта Нетаньяху әле Премьер-министр түгел, Кнессет депутаты. Хәбадның үз архивында очрашуның датасы һәм видеоязмасы бар. Урын аз булса да, аңлатып китик: хәбад – яһүдләрнең Мошиахның чыгуын якынайту өчен көч түгә торган бер сектасы, Шнеерсон шуның җитәкчесе, яһүдләрнең бер өлеше аны хәтта Мошиах дип кабул итә. Менә шул очрашуда Шнеерсон Нетаньяхудан Мошиахның килүен тизләтүне таләп итә, Нетаньяху исә мөмкин булганның барысын да эшләргә вәгъдә бирә. Рәсми архивтагы бу видео белән теләгән кешене таныштыра алам. Бүгенге Израиль сәясәте нәкъ менә шул юнәлештә үсә дә инде: кан коюлар, балаларны үтерү, гадәттән тыш вәхшилек. Мошиах – Антихрист – Дәҗҗәлнең чыгуы өчен дөньякүләм хаос, ачлык, буталыш-фетнәләр, халыкларның өметсезлеккә бирелүе таләп ителә. Бу контекстта Иран аеруча әһәмияткә ия, чөнки трампчылар да, яһүд секталары лидерлары да беләләр: Дәҗҗәл үзен лидер итеп игълан итеп Исфаханнан – Иран төбәгеннән калкачак.

 

Шушы урында без Вэнсның рухи остазы, Трампны пьедесталга күтәрүчеләрнең берсе, аның командасын формалаштыручы миллиардер Питер Тиль исеменә килеп төртелми кала алмыйбыз. Тиль быелның мартында гына Римда Антихрист турында дүрт лекция укыды. Ул лекцияләргә махсус чакырылган кешеләр генә кертелде. Ясалма акыл: «бу гади «лекция» генә түгел: Тиль Антихрист төшенчәсен технология, ясалма интеллект, глобаль идарә, дәүләт контроле, ирек һәм демократия мәсьәләләре белән бәйли», – ди. Шунысы кызыклы: кешеләрне глобаль контрольгә алучы һәм Дәҗҗәлгә хезмәт итә торган Палантир (Palantir Technologies) технологиясе нәкъ менә Тиль акчасына эшләнде дә инде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре