Җәйгә төзелеш материаллары бәясе тагын артачак

Россиядә җәйгә төп төзелеш материаллары уртача 10-15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, июль-август айларында аларга ихтыяҗ бик нык арта, дип яза “Известия”.

“Винзер” төзелеш материаллары комбинаты генераль директоры Денис Жалнин сүзләренә караганда, соңгы вакытларда тәкъдимнәр күләме кинәт кими башлаган. Бу исә, үз чиратында, бәя үсүгә китерә. Аның сүзләренә караганда, ихтыяҗ белән тәкъдим арасында нык аерма булган очракта, иң кирәкле төзелеш материалларына кытлык барлыкка килергә мөмкин.

Шул ук вакытта генераль директор фикеренчә, быел төзелеш материалларына ихтыяҗ зур булачак. Сәбәбе – су басудан зыян күрүчеләрнең йортларын торгызырга ярдәм итәргә туры киләчәк. Шулай ук илдә торак төзү өчен җир кишәрлекләренә дә ихтыяҗ рекордлы күрсәткечкә җиткән.
Жалнин сүзләренә караганда, төп төзелеш материалларына бәяләр барлык төбәкләрдә зур йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр алынгач үсә башларга мөмкин. Аның әйтүенчә, башта агач материаллары, цемент, газ блоклары, шулай ук кирпеч, шулай ук бинаның фасадын бизәү материаллары кыйммәтләнергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре