Балалар лагерьларын инвалид балалар да ял итә алсын өчен яңартырга кирәк. Россия Мәгърифәт министрының беренче урынбасары Александр Бугаев әнә шулай дип белдерде. Быел җәйгә 49 төбәктә лагерьларны яңартып, 4 мең өстәмә урын булдырмакчылар.
–2030 елга балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә барлык территорияләр һәм корылмалар мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы булырга тиеш. Без инде хәзер үк яңартыла торган инфраструктурага мондый стандартларны кертергә тиеш, –диде Александр Бугаев балалар ялына багышланган чарада.
Александр Бугаев шулай ук министрлыкның апрель ахырына кадәр балалар ялын җайга сала торган бердәм закон концепциясен тәкъдим итәргә планлаштыруын да әйтте. Барлыгы 60 төбәктән ялга бәйле тәкъдимнәр килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез