Айрат Фәррахов: «Яшь белгечләр дәүләт оешмасында мәҗбүри эшләргә тиеш»

Дәүләтнекеннән башлаячаклар. Медицина вузын тәмамлаган студентлар өч ел дәүләт оешмасында эшләргә тиеш булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый законга кул куйды. Кыска вакыт эчендә бу яңалык шактый шау-шу уятырга өлгерде. Берәүләр моны күптән кирәкле гамәл дип бәяләсә, икенче берләре аның нәтиҗәле булачагына шикләнә.

Айрат Фәррахов: «Яшь белгечләр дәүләт оешмасында мәҗбүри эшләргә тиеш»

Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген Россиядә 23 меңнән артык табиб җитми. Татарстан исә 1700 белгечкә кытлык кичерә. Терапевт, педиатр, ашыгыч ярдәм хезмәте табибы, анестезиолог-реаниматолог, онколог, инфекционист, психиатр һәм патологоанатом... Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагына, барыннан да бигрәк, әнә шундый табиблар җитми.

 

Яңа закон ил күләмендәге шул кытлыктан котылырга ярдәм итәр, дип өметләнәләр. Документтан аңлашылганча, медицина вузын тәмамлап, ординатураның бюджет бүлегенә укырга кергән студент максатчан килешү төзи. Аның нигезендә ул, өч ел мәҗбүри дәүләт медицина оешмасында эшләргә тиеш була. Билгеле бер сәбәпләр аркасында өч елын эшләп бетерә алмаса, яшь белгечкә аның укуы өчен бюджеттан түләнгән акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Шуңа өстәп, әле шул акчадан ике тапкыр зуррак суммада саллы гына штраф та түләргә тиеш булачак. Яңа закон күпләрне барыннан да бигрәк әнә шул ягы белән куркытты да.

 

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдиновның медицина вузына керергә хыялланган 17 яшьлек кызы да, бу яңалыкны ишеткәч, дөрес юнәлеш сайлавына икеләнә башлаган. Быел унберенче сыйныфны тәмамлый ул.

 

– Моннан ярты ел чамасы элек 2030 елга илдә табибларга кытлык тулысынча юкка чыгачак, дигән хәбәр таралды. Ул чакта, моңа ничек ирешмәкче булалар икән, дип шаккаткан идек. Менә шушыны күздә тотулары булган икән. Медицина вузын тәмамлаучыларны дәүләт оешмаларында мәҗбүри өч ел эшләтергә дигән законны яшен тизлегендә кабул итеп куйдылар да, һәрвакыттагыча, иң мөһим мәсьәләләр игътибардан читтә калды. Әйтик, шул ук яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, дотация – берсе дә телгә алынмады, – ди тәҗрибәле табиб.

 

Әле законны бәхетле билет оту белән чагыштыра ул. Бу яңалыкның булачак белгеч өчен ни дәрәҗәдә файдалы булачагы аның нинди дәүләт оешмасына эләгүеннән тора.

 

– Укып бетергәч, ким дигәндә 3–5 ел дәүләт оешмасында эшләү кирәк ул. Әмма монда күп нәрсә нинди дәрәҗәдәге дәүләт оешмасына, нинди коллективка эләгүеңнән тора. Килешәсездер, өч елын клиник хастаханәдә эшләп уздырган кеше белән бу юлны район үзәк хастаханәсендә үткән кешене чагыштырып булмый. Аларның икесендә ике төрле шартлар, үсеш мөмкинлекләре дә аерыла, – ди Рөстәм Насретдинов.

 

Максатчан килешү төзегән яшь белгеч, дәүләт оешмасында үзенә билгеләнгән остаз күзәтүендә эшләячәк. Яңа законның тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт. Тәҗрибәле белгечләр үзләре моңа әзерме?

 

Республика клиник хастаханәсе гастроэнтреологы Алинә Хәсәншина, булачак яшь белгечкә остаз итеп билгеләсәләр, бик теләп ризалашачакмын, ди. Аның бу өлкәдә дә тәҗрибәсе җитәрлек.

 

– Безнең хастаханәдә ординаторлар белән көн дә эшләргә туры килә. Һәр табибка берничә ординатор билгеләнә. Алар белән эшләү кызык та, җаваплы да. Шуңа күрә шәхсән мине остаз итеп билгеләсәләр, бик теләп ризалашыр идем, – ди табиб. – Бер яктан, укып бетергәч, өч ел дәүләт медицина оешмасында эшләргә тиешле белгеч күпмедер дәрәҗәдә кадрларга кытлык мәсьәләсен хәл итәргә булышачак, миңа калса. Аның үзенә дә җиңел булачак. Яшь белгеч, укып бетергәч, үзенең кайда, нинди оешмада эшләячәген төгәл белә. Эш эзләп, билгесезлектә яшәми. Икенче яктан, гаилә хәле, яки башка сәбәпләр аркасында, ул мәҗбүри өч елын эшләп бетерә алмаска да мөмкин. Андый очраклар өчен яңа законның сыгылмалы урыннары булмау кызганыч.

 

Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Яшь белгечләр, һичшиксез, дәүләт оешмасында мәҗбүри эшләргә тиеш. Бүгенге шартларда мәсьәләне хәл итүнең башка юллары юк. Өстәвенә ул үзенә билгеләнгән остаз күзәтүе астында эшләячәк. Димәк, сайлаган һөнәрендә үзен сынарга, тәҗрибә тупларга да җиңелрәк булачак. Әлеге яңалык сәламәтлек саклау тармагындагы кадрларга кытлыкны бетерә алырмы-юкмы – анысын инде вакыт күрсәтер. Бездә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә шул ук хәл. Миңа калса, бу – системалы проблема. Аны хәл итү өчен яшь белгечләрне дәүләт оешмаларында мәҗбүри эшләтү генә җитми. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру, административ басымны киметү һәм башка чаралар күрү мөһим.

 

Татарстан – Идел буе федераль округында табибларга ихтыяҗ аеруча зур булган төбәкләрнең берсе. HeadHunter үзәге белгечләре шулай дип раслый. Хәзерге вакытта биредә республикага теге яки бу белгечлек буенча табиб кирәк булу турында 3,4 мең вакансия урнаштырылган. Бу округтагы барлык вакансияләрнең 16 проценты. Татарстаннан соң табибларга иң зур кытлык кичергән төбәкләр сафын Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Пермь крае дәвам итә. Иң аз вакансия Мордовиядә. Сүз уңаеннан, бүген Татарстанда табибларның уртача хезмәт хакы 87,4 мең сум.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре