Рөстәм Миңнехановның сайлауда җиңүе Татарстанда яшәүчеләрнең ул тоткан юнәлешне хуплауларын, аның эшенә эчкерсез хөрмәт белән карауларын күрсәтә. Рөстәм Миңнехановның Рәис вазыйфасына керешү тантанасы алдыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шулай дип белдерде.
– Татарстан халкы үз тавышын биреп, Рөстәм Миңнехановның моңа кадәр алып барган курсын хуплавын белдерде. Аның кабат Рәис итеп сайлануы – искиткеч җиңү. Киләчәктә дә республика Россиянең флагманы, әйдәп баручы төбәге булсын. Монда яшәүче халыклар бүенгедәй дус-тату, бердәм булып яшәсен. Гаилә кору, балалар тудыру, белем бирү, бизнесны җәелдерү өчен Татарстан иң кулай урын булсын. Халык менә шундый теләк белән тавыш бирде, дип уйлыйм. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге команда моңа ирешәчәк. Татарстан Рәисенең республикада гына түгел, ил күләмендә дәрәҗәсе бик зур.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез