Өздереп гармун уйнаучы кеше бездә һәрвакыт соклану хисе уята. Шул гармун, тальяннарны моңлы көйләр чыгарырлык итеп ничек ясыйлар икән? Хәзерге заманда әлеге уен коралын ясаучыларны, кем әйтмешли, көндез шәм кабызып эзләсәң дә табып булмый бит. Ә инде җиз телләрен дә үзе эшләгән оста бездә әлегә бердәнбер. Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Харисов. Без аның белән тальян ясау серләре хакында сөйләштек.
– Айрат әфәнде, сездән кайчан һәм ничек тальянда уйнарга өйрәндегез дип сорап тормыйбыз. Аны ясау серләренә ничек өйрәндегез?
– Мин гармун, тальяннарны кечкенәдән күреп үстем. Әтинең дә мәҗлесләрдә уйнаганы хәтердә. Өйрәнсеннәр диптер инде, безгә дә ике рәтле гармун алып биргән иде. Аңа «Казан» дип язылганы истә калган. Шунда ук минем Казанга таба юнәлеш аласым билгесе булган, күрәсең. Ләкин ул вакытта уйнарга өйрәнә алмадым.

Ә инде гармун ясарга омтылыш ничектер кинәт кенә килеп чыкты. Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать һәм графика факультетының соңгы курсында укыганда диплом эше сайладым. Картинадагы сурәттә – кичке авыл, йорт нигезе һәм шунда олы кеше кызыл гармун тотып утыра. Теманы инде расладылар, эшлисе генә калды. Авылга кайттым. Чормада әтинең иске гармуны ята иде. Аны кулга алдым да, моны бит төзәтергә кирәк, дим. Шунда диплом эшенең темасын үзгәртергә һәм гармунның үзен ясарга дигән карарга килдем. Уфада гармуннар төзәтүче бер остаханә бар иде. Шунда бардым. Анда мине Җидеяр абзый Мухияров каршы алды. Гармун ясарга теләвемне әйттем, ул миңа ышанып бетмәде инде. «Ярый, йөреп кара», – диде. Остаханәгә эшкә йөргән кебек көн саен йөри башладым. Институтта Гамәли сәнгать төркеменә күчтем. Һәм диплом эше итеп әтинең чормадагы гармунын төзәттем.

Икенче эшем итеп тальян гармун ясап карарга булдым. Миңа ярдәм иттеләр инде. Әле телләрен ничек ясарга, көйләргә икәнен дә белмим бит. Җидеяр абзый белән бергәләп ясап, диплом якларга мин берсе төзәтелгән, икенчесе яңа ясалган ике гармун күтәреп килдем. Сызымнарны элеп куеп, барысын да сөйләдем, шуннан соң Җидеяр абый гармунда да уйнап җибәрде. Анда утырган апалар бар да елады дип сөйләделәр. Миңа менә шулай итеп гармун чире кагылды.
– Остазыгыз да бик булдыклы булган, күңелегезгә сала белгән.
– Әйе, ул бик оста кеше иде. Танылган җырчыбыз, тальянда оста уйнаучы Фән абый Вәлиәхмәтов Чаллыга күченде дә, 1987 елда Җидеяр абзыйны да үз янына чакыртып алды. Аларның анда зур остаханә төзергә исәбе бар иде. Мине дә чакырдылар. Җидеяр абыйның өендә ике ел бергә яшәп, гармун ясауның бөтен серләрен өйрәндем. Аны китаптан, интернеттан карап кына белеп булмый бит. Останың ничек эшләгәнен, ничек чүкегәнен, кискәнен карап торырга кирәк. Гармунның төп өлеше – аның телләре.

Җидеяр абзый аны гел җиздән ясады. Берсендә ярты планканы инде каккан иде, кайтырга җыенды. «Мин бу планканы кагып бетерсәм ярыймы?» – дигән булдым. «Кулыңнан килсә как», – диде. Мин ничек эшләгән, шулай калдырды, алыштырмады. Шуннан соң җиз телле гармунны беренче тапкыр үзем ясап карадым. Мин аңа бик рәхмәтле. Миңа тормыш юлын ул күрсәтте. Җидеяр абзый югары белемле профессиональ гармунчы да иде. Андый осталар бик сирәк бит ул. Әтисе дә оста гармун ясаучы булган. Җидеяр абзый беренче гармунын, әтисеннән өйрәнеп, 14 яшендә ясаган. Әнисе аны сатып, улына Сабан туена костюм алган.
– Ә остаханәне оештырдыгызмы соң?
– Планнар бик зур иде. Италиядән дә белгечләр килде. Уртак фабрика төзү турында сөйләшүләр бара иде инде. Тик шул чагында дефолт булды һәм безнең планнар да чәлпәрәмә килде. Мин кире авылга кайтып киттем һәм мәктәптә эшләдем. Гармуннар да ясый башладым. Телләрне куям да Чаллыга Җидеяр абзыйга киләм. Ул җайлап бетерә. Шул вакытта аңа йөрмәгән булсам, мин дә өйрәнмәс идем, бүген бу һөнәр дә югалыр иде. Аның эшен дәвам иттерүче башка укучылары булмады. «Сиңа хәтле килүчеләр бар иде, тик бик тиз югалдылар. Сиңа да башта ышанмадым. Ләкин бик үҗәт булдың», – дип әйтә иде.
– Язмыштыр инде...
– Әйе, язмыш шулай йөртә инде ул. Мин педагогия институтына кергәнче, мәктәпне тәмамлагач, кая барырга белми аптырадым. Авыл хуҗалыгы институтына кермәкче идем, ярый әле имтиханнардан үтмәдем. Армиягә барып кайткач, медицина институтына укырга кердем. Бер елдан минеке түгел дип ташладым. Ике ел авылда мәктәптә эшләп йөрдем. Ул вакытта мәктәпләрдә спектакльләр уйнау бар иде. Районнарга барып куеп йөрдек. Мәдәният институтына театр факультетына укырга керергә дип, әзерлек курсларына бардым. Аны да ташлап кайттым. Менә шулай итеп, үземнекен тапканчы, күпме урау юллар узылды. Хәзер уйлыйм: ярый әле гармун ясау һөнәрен үзләштергәнмен. Мәктәптә генә эшләп, пенсиягә чыккан булсам, хәзер мин нишләп ятар идем. Язмыш язылгандыр ул.
– Останың холкы, күңел халәте уен коралының моңына тәэсир итәме?
– Эшләгәндә күңелеңне салып эшлисең, шунсыз булмый. Җидеяр абзыйның гармуннары бик моңлы иде. Берсен авырый башлагач ясаган иде, Фән абый аннары уйнап карады да: «Җидеяр абыйның чирләгәне гармунында сизелә», – диде.
– Ә гармуннарны ясаганда оста өчен иң авыры, мәшәкатьлесе нәрсә?
– Гармунның җаны ул – телләре. Хәзер мөмкинлекләр зур, аның тышкы бизәлешләрен бик матур бизәкләп итеп ясарга була, лазер да кулланабыз. Ә менә телләрен дөрес итеп ясау һәм көйләү бик катлаулы. Ул чималдан да тора. Элек гармун телләре корычтан ясала иде. Техник көмештән дә эшләнә. Көмеш телле гармуннар шул инде. Корычтан эшләнгәннәренең тавышы көчле була, кычкыра ул. Аны кайберәүләр ошатып та бетерми. Һәр телне көйләп юкартасың. Калын булса, ул уйнамый, юка булса, тавышы югала. Шуның дөрес итеп тавышын табарга, әллә ничә тапкыр көйләргә кирәк. Телләрне ясау вакытны да күп ала. Ләкин мин аларны ясарга бик яратам.
– Бер гармунны ясарга күпме вакыт кирәк?
– Бер ай тирәсе. Аның бит әзер телләрне кулланып эшләнгәннәре дә бар. Ул вакытта тизрәк. Андыйлар җиз телле тальян кебек үк булмый инде.
– Бу һөнәр белән ничә еллап шөгыльләнәсез?
– 36 ел булды.
– Шушы гомер эчендә ничә тальян гармун ясадыгыз икән? Санаганыгыз бармы?
– Юк шул, санаганым юк. Мин башта күбрәк төзәттем. Аннары 2011 елда Казанга килдем. Монда инде гармуннар ясауга ике куллап алындым.
– Сезгә гармуннарны төзәтү кызыгракмы, әллә ясаумы?
– Башта төзәтү кызык иде. Ул китап укыган кебек. Һәр останың ничек телләрне эшләгәнен, нинди материал кулланганын өйрәнәсең. Ә хәзер, әлбәттә, ясау кызык. Чөнки үзеңнән соң матур гармуннар калдыру бик рәхәт.
– Үзегезнең дә әллә ничә гармуныгыз бардыр инде?
– Әллә ничә гармун бар, ләкин берсе дә үземдә түгел. Тагын Җидеяр абзыйны искә алам инде. Ул үзенә ясый башлаган иде, торды да торды, шуны ясап бетермәде. Рөстәм Вәлиевкә дә эшли башлаган иде. Чирләп китте дә булдыра алмады. «Айрат, моны тәмамлау сиңа калыр инде», – диде. Рөстәм Вәлиевкә аны соңыннан мин ясап бирдем. Ул вакытта әле барысын да белеп тә бетерми идем. Җидеяр абзыйга күрсәтер идем, дим, ә ул инде юк.
– Бездә гармун ясаучылар күпме?
– Телләрен дә җиздән үзе ясаган кеше генә чын оста була. Мин андыйларны якын-тирәдә белмим. Самарадан да, Киров, Йошкар-Оладан да миңа киләләр. Бәлки мин генә белмимдер. Түбән Новгород өлкәсендә бар. Тик алар тальян ясамый, ике рәтле гармуннар гына эшлиләр. Тальян ясаучылар бүген юк. Башкортстанда да юк. Бар да миңа килә. Булса, мин ишетер идем. Өйдә эшләргә тырышучылар бардыр, тик сәхнәгә чыгып уйнарлык профессиональ тальян гармуннар ясаучылар, кызганыч, юк. Минем янга Алабуга шәһәреннән Айназ исемле егет килеп өйрәнеп йөри. Матур гына гармуннар эшли башлады. Телләрен дә үзе ясарга өйрәнсә, кем белә, бәлки оста да булып китәр. Ә мин Казанга килгәндә, гармуннар ясаучы Салих абый Шәйдуллин исән иде әле. Телефоннан берничә тапкыр сөйләштек тә. Очрашып, хәер-фатихасын да алырга теләгән идем. Булмады. Мин Башкортстаннан Казанга күченеп килгәндә, монда гармун ясаучы урыны буш иде.
– Ә төзәтүчеләр бармы?
– Әйе, бар. Миңа да килеп өйрәнеп китәләр. Йөземә кызыллык китермәслек итеп эшләгез, дим. Казанда Илдар абый Әхмәтшин бар. Ул гомер буе төзәтә.
– Ә гармун ясатырга кемнәр килә?
– Артистлар да, гади кешеләр дә килә. Бервакыт Әлмәттән берәү шалтыратты. «Балага тальян ясатасы иде», – ди. «Ничә яшь соң?» – дим. «Аңа әле ике генә яшь. Үзем исән чакта, үскәч уйнарга тальян ясатып калдырасым килә», – ди бабасы. 88 яшьлекләр дә заказ бирә. Кукмарадан берәү көмеш телле тальян эшләтеп алды. Яшь чакта хыялланып, тальян алырга я мөмкинлеге, я вакыты булмаганнар да килеп заказ бирә. Пенсиягә чыккач уйный башлаучылар да бар. Узган ел Азнакай районыннан махсус хәрби операциядән кайткан бер егет, әтисе белән килеп, тальяннар заказ бирде. «Декабрьдә кайтам», – диде. Кайтып өлгермәде, декабрьдә һәлак булды. Әтисе, улым төсе дип, барыбер ясатып алды. Рафил дип исемен дә яздырды. Ул егет гармун уйнарга бик яраткан. Махсус хәрби операциягә дә үз тальяны белән киткән. Әтисе: «Аягы яраланып кайткач та, бакчада уйнап утырды», – ди. Мин гармуннарны аларга үзем кайтарып бирдем. Оста куллы егет булган. Җиһазлар ясау белән дә шөгыльләнгән. Гармуннар ясарга хыялланган. 6–7 гармуны булган инде.

– Гармуннар бик кыйммәт, диләр...
– Кулдан ясалган гармун арзан булырга тиеш түгел. Артистлар хәзер сәхнәгә Италиядән кайтартылган баяннар белән чыгарга ярата. Аларның бәяләре берәр миллион сумга җитә.
– Гармун эзләре буйлап үзегез дә Италиягә барып кайттыгыз, максат нинди иде?
– Хәзерге вакытта гармун ясау үзәге – Италия. Алмаз исемле дустыма ике рәтле гармунга заказ биргән идек. Шуны үзебез барып алдык. Кастельфидардо дигән шәһәрдә төп эш – гармуннар ясап чыгару. Фабрикада булып, ничек эшләүләрен карап чыктык. Кибетләре бар, анда гармун ясау өчен бөтен кирәкле материал сатыла. Шунда тәрҗемәче минем белән таныштырды, телләрне үзе ясый, диде. Гаҗәпләнделәр. «Бездә яшәсәң, син бик бай кеше булыр идең», – диләр. «Үзебездә дә эш җитәрлек», – дидем.
– Эш җитәрлек, тик дәвамчылар да кирәк бит...
– Бүген тальяннар энтузиастлар кулында. Бала-чаганы өйрәтүче кеше булмаса, ул үзлегеннән тартылмый. Башкортстанда яшәгәндә 7 ел сәнгать мәктәбендә директор булып эшләдем. Шул вакытта үзем ясаган гармуннар белән балалар ансамбле төзедем. Әйбәт уйнамасам да, балаларны өйрәтү теләге зур иде. Музыкант-педагоглар ярдәме белән берничә көйне өйрәндек. Чыгышлар белән Мәскәүгә кадәр барып җиттек, теплоходта Казанга да килдек. Мин киткәч, ансамбль таралды, чөнки туплап торучы кеше юк. Авылларда да шул ук хәл, өйрәтүче кеше юк. Ун гармун тезелеп торса да, ул бит үзе уйнамый. Шуңа күрә мәктәпләргә тальян гармуннарда өйрәтү өчен махсус дәресләр кертелсен иде. Хәзер яшьләр баяннарда өйрәнә, сәхнәгә дә чыга. Ә тальян белән чыгучы профессионаллар юк диярлек. Фән абый Вәлиәхмәтов бар иде, Айдар Фәйзрахманов бар. Ринат Вәлиев тә хәзер күбрәк баянда уйный. Халкыбызның милли уен коралы – тальян, дибез. Ә ул сәхнәдә булмагач, алай дип әйтеп буламы соң? Татар халык җыры тальянга кушылып җырланса, тагын да моңлырак. Шунысы сөендерә: телевидениедә тальянга багышланган тапшыру барлыкка килде. Бу инде – милли уен коралыбызга пропаганда. Дәүләт заказы белән Мәдәният министрлыгы аша ике елда 200 гармун ясарга туры килде. Мәктәпләргә, мәдәният йортларына тараттылар. Тапшыруларда хәзер алар да күренә. Шуңа да сөенәм. Шкафта тузан җыеп ятмаса, уйналса, иң күңеллесе шул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез