Бу хакта "Тәртип ФМ" радиосы редакторы үз инстаграмында хәбәр итте.
"Кызыбызга ГАЗИЗӘ дип исем куштык.
Гарәп исеме. Мәгънәсе - бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге.
Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар:
✨Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде.
✨Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.
✨Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. Кем соң син? - дип сорагач, «мин Газизә!» - дип җавап кайтарган сабый.
Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер", - дип яза ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез