Казанның "Ак Барс"хоккей командасы Владивостокның "Адмирал"командасына каршы матчта оттырды. Уен Владивостокның "Фетисов Арена" стадионында узды һәм хуҗалар файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды.
"Адмирал" командасыннан кунаклар капкасына 4 алканы Либор Шулак, Павел Шэн, Александр Шевченко һәм Дмитрий Саюстов кертте. Казан командасыннан көндәшләр капкасына Пер Линдхольм һәм Илья Сафонов ике шайба кертүгә ирешкән.
Шулай итеп "Ак Барс" командасы рәттән дүрт җиңүдән торган сериясен өзде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез