Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында "Ел табибы - Ак чәчәкләр-2021" конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды.
Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: "Ел табибы", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Елның медицина хезмәткәре" һәм "Уникаль очрак".
Конкурста җиңүчеләрне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ачыклаячаклар. Җиңүчене сайлаганда интернет-тавыш бирү мөһим рольне уйнаячак.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы сылтама буенча тавыш бирүдә катнашыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез