АКШ башкаласы – Вашингтон үзәгендә, Ак йорт каршындагы Лафайет-скверда дүрт кешене яшен суккан.
“Лафайет паркында – коточкыч хәлләр... Ашыгыч хезмәтләр ике хатын-кызны һәм ике ир-атны җирле хастаханәгә озаткан”, – дип хәбәр итә ТАСС, Вашингтон янгын сагы һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенең “Твиттер”дагы мәгълүматларына таянып.
 Дүртесенең дә үлем хәлендә булуы әйтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез