Газетага язылу

«Әкәмәт итеп ява бит ул!» Карга күмелеп калмадыгызмы?

Татарстан өстенә ишелеп төшкән кар тиз генә туктарга җыенмый әле. Кулдан көрәк төшкән юк. Тракторчылар акча көри. Кар сезнең тормышка ничек йогынты ясый?

«Әкәмәт итеп ява бит ул!» Карга күмелеп калмадыгызмы?

Рәфит Сафин, Менделеевск районының Тайгуҗа авыл җирлеге башлыгы:

– Бездә дә ява инде. Ник яумасын? Эше юк кеше сөенә инде аңа. Без исә кыш җитүгә, күп яумасын иде, дип телибез. Яңа елга кадәр, кар юк, дип аптыраштылар бит. Социаль челтәрләрдә Кыш бабайны балчыктан, кәбестәдән ясап, карикатуралар җибәрделәр. Менә сиңа кар! Кирәк булса, Аллаһы Тәгалә аны ике көндә тутырып куя. Кар белән көрәшәбез инде. Җирлегебезгә ике авыл керә. Рус Сарсазында күбрәк дачниклар яши. Тайгуҗада 100 гә якын йорт бар. Кешеләр иртәдән үк капка төпләренә көрәкләрен күтәреп чыккан иде. Эчендә җаны бар кеше карап тора алмый инде. Хәзер менә трактор килергә тиеш. Шуны көтеп торам. Юлларда машина йөрерлек булса да, әмма кар күп. Дөрес, халык эшкә бармыйча калмады. Балалар да укуларын калдырмады. Ялгыз яшәүче өлкәннәрне игътибарда тотабыз. Социаль хезмәткәрләр барып булыша.

Анатолий Абрамов, тракторчы (Нурлат районының Ерепкино авылы):

– Быел кыш кар бер тапкыр шулай күп яуган иде инде. Бүген тагын шундый хәл. Әле чистартып өлгермәдек. Безне гадәттә бураннан соң чакыралар. Авыл җирлекләренең тракторлары бар. Минем кебекләрне гадәттә техника керә алмаган урыннарны чистартырга яки өлгерә алмаганда яллыйлар. Сәгатенә 3 мең сум алам. 3–4 сәгатьтә эшне бетерәм. Бу инде карның күпме явуына бәйле. Авылларга юл бар. Кешеләр эшкә, укучылар мәктәпкә бара алды. Бернинди тоткарлык та юк.

Фираса Зарифуллина, хат ташучы (Актаныш районының Иске Байсар авылы):

– Карның болай яуганы юк иде әле. Әкәмәт бит бүген. Юллар начар. Билдән бата торган урыннар да бар. Күршедәге Яңа Байсарга ничек барырмын, дип борчылып торам. Менә хәзер Иске Байсарга почта таратырга чыгам. Һава торышына карап тору юк. Авыл халкы газета-журналларны көтеп тора. Капкасыннан керә алмастай йортлар да бар. Андыйларга иртәгә өләшәм. Ялгыз яшәүче әби-бабайларның хәлләрен белешәм. Эштән кайткач, үземнең дә капка төпләрен көрисе бар әле.

Венера Бариева, китапханәче (Арча районының Илдус авылы):

– Бездә буран булмады, кар гына яуды. Иртән мәктәп автобусы килмәде. Укучылар укырга бармады. Мин Шушмабаш мәктәбендә китапханәче булып эшлим, дәресләр дә укытам. Күрше хатынын фермага карчана белән төшереп куйдылар. «Нива» машинасы да узып киткән булган. Шул сукмактан җайлап кына авылдан чыктым. Калган юлны ферма эшчеләрен йөртә торган вахтага утырып бардым. Дәрескә соңга калмадым. Юллардан алай зарланырлык түгел. Тракторчы авыл эчен чистартырга өлгермәгән әле. Моңа кадәр гел ялт иткән була иде. Бар кешенең кулында – көрәк. Ирем Шәрифулла капка төпләрен махсус техника белән чистартып куя.

Ранил Әсхәдуллин, мәктәп автобусы йөртүче (Балтач районы):

Юллар әйбәт. Кар да яумый. Бернинди тоткарлык та юк. Карадуган мәктәбенә берничә авылдан физик мөмкинлекләре чикле укучыларны йөртәм. Алар коррекцион сыйныфта белем ала. Берсе дә, укырга бармыйбыз, дими.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре