Пенсионерларга сөенче! Февральдә иминият пенсияләре тагын артачак. Ә менә 1967 елда туган хатын-кызларга һәм 1962 елда туган ир-атларга күбрәк эшлисе. Быел өлкән яшьтәгеләрне карауга бәйле үзгәрешләр дә гамәлгә керде. «ВТ» пенсиягә бәйле соңгы яңалыкларга ачыклык кертергә тырышты.
Үсә, үсә пенсия
2025 ел пенсионерлар өчен сөенечле хәбәрләрдән башланды: ай саен акча арта. Гыйнварда иминият пенсияләрен 7,3 процентка индексацияләгәннәр генә иде, Россия Президенты Владимир Путин бу атнаның чәршәмбесендә узган киңәшмәдә аны былтыргы инфляция дәрәҗәсенә җиткереп арттырырга кушты. Димәк, февраль пенсиясе тагын да күбрәк булачак.
2025 ел үзгәрешләрен тәртип буенча аңлатыйк. Билгеле булганча, 1 гыйнвардан иминият пенсиясе 7,3 процентка артты. Шунысы да бар: яңалык лаеклы ялдагыларга да (аларның пенсиясе ел саен индексацияләнә), пенсия яшенә җитеп тә, эшен дәвам иттерүче өлкәннәргә дә (бу – соңгы ун елда тәүге индексацияләү) бер үк дәрәҗәдә кагылды.
– 2016 елда кабул ителгән закон нигезендә, эшләмәүче пенсионерларның айлык акчасы индексацияләү хисабына ел саен арта, ә менә лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп тә, эшен дәвам иттерүчеләрнең пенсиясен индексацияләүгә бәйле үзгәрешләр аларның шәхси счетында теркәлеп бара. Исәп-хисап исә эш урыныннан рәсми рәвештә киткәч ясала, – диде бу уңайдан Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Ул тагын бер нәрсәгә ачыклык кертте: 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның акчасы алар хәзер кулга ала торган пенсиядән чыгып түгел, ә 2016–2024 еллардагы индексацияләүләрне дә исәпкә алып артты. Шул ук вакытта, 2016–2024 еллардагы индексация исәбенә айлык түләүләрне арттыру өчен, хәзерге кебек үк, эштән киткәч кенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Ел башындагы индексацияләүдән соң, Татарстанда иминият пенсиясенең уртача күләме, 1617 сумга артып, 23 777 сумга җитте.
Гыйнвар пенсиясе кулга керде инде. Ә менә февральнеке тагын да артып киләчәк, шул исәптән, гыйнвар өчен дә.
– Керем дәрәҗәләре югары булмаган гражданнарның иминлеген арттыру, социаль гаделлекне тәэмин итү – бюджетның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Шуңа күрә быел социаль түләүләр һәм пособиеләр факттагы инфляциягә кадәр арттырылачак. Соңгысы исә узган ел нәтиҗәләре буенча Үзәк банк алдан фаразлаган саннардан зуррак булып чыкты һәм 9,5 процентны (Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 елда инфляция күрсәткече – 9,52 процент, әлеге сан унынчы өлешкә кадәр түгәрәкләнгән. – Ред.) тәшкил итте. Билгеле булганча, иминият пенсияләрен гыйнвардан 7,3 процентка индексацияләү каралган иде. Чынбарлыктагы вазгыятьтән чыгып, аны гыйнвардан 9,5 процентка индексацияләргә тәкъдим итәм. Аңлашыла, гыйнвар инде узып бара. Шуңа күрә иминият пенсияләрен узган көннәр өчен дә арттырып, гыйнвар өчен өстәмә акчаны февраль пенсиясенә өстәп түләп бетерергә кирәк, – диде Президент.
Акчаның күпмегә артачагын исәпләп тә күрсәткәннәр. Мәсәлән, былтыр пенсия 20 мең сум булган, ди. Ел башындагы индексацияләүдән соң айлык акча 21 мең 460 сумга җиткән. Ә менә февральдәге арттыруларны да исәпкә алып, пенсия 21 900 сум тәшкил итәчәк. Истә тотыгыз: февраль пенсиясенә гыйнвар өчен өстәмә индексацияләү акчасын да өстәп түләячәкләр (21 900–21 460=440 сум). Димәк, февраль пенсиясе 22 340 сум тәшкил итәчәк. Ә менә марттан пенсия ничек тиеш – шулай, ягъни 21 900 сум булачак. Язга чыккач, акча ник азрак килгән дип аптырамагыз, кыскасы.
– Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бюджетында пенсияне индексацияләү өчен акча җитәрлек. Ел нәтиҗәләре буенча инфляция күрсәткеченең үзгәрергә мөмкин булуы алдан ук исәпкә алынды, – дип тә тынычландырды пенсионерларны Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов.
Күчеш чоры
Ни дисәң дә, пенсиягә чыгып калганнар бәхетле. Гамәлдәге пенсия реформасы нигезендә, быел беркем дә картлык буенча пенсиягә чыга алмаячак әнә. Мондый хәл 2023 елда булды инде һәм тагын 2027 елда кабатланачак.
Ачыклык кертик: былтыр картлык буенча пенсиягә 1966 елда туган хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар чыкты. Пенсия реформасына кадәр алар 2021 елда лаеклы ялга китәргә тиеш иде. Чиратта – 1967 елда туган хатын-кызлар һәм 1962 елда туган ир-атлар. Хәзер «күчеш чоры» бер елга артып бару сәбәпле, аларга 59 һәм 64 яшь тулганны көтәргә туры киләчәк. Бу 2026 елда гына булачак.
Шул ук вакытта, 2025 елда вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу хокукы булганнар, инвалидлык һәм туендыручысын югалту, дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиягә хокуклары булганнар, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр пенсиягә чыга алачак.
Үзе киләчәк
80 яшькә җитүчеләргә дә яңалык бар. «Быелдан 80 яшьтән узган өлкәннәрне һәм I төркем инвалидларны карау буенча компенсация түләүләре институты үзгәрде. 2025 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд тарафыннан әлеге категория гражданнарның пенсиясенә 1200 сум өстәмә түләү билгеләнде. Пенсионерларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә, документлар тапшырырга кирәкми. Өстәмә түләү автомат рәвештә билгеләнә һәм пенсия белән бергә ел саен индексацияләнәчәк», – дип хәбәр ителә Россия Социаль фондының рәсми сайтында.
Билгеле булганча, моңа кадәр әлеге төр түләүне 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны һәм I төркем инвалидларны караган кешеләр алды. Түләү өлкән кешене караучы гражданнарның гаризасы нигезендә билгеләнде, ә өлкән кеше моны язмача раслатырга тиеш иде. Акча тәрбияләнә торган кешенең пенсиясе белән бергә исәпләнде.
– 2025 елдан элеккеге кагыйдәләр буенча компенсация билгеләү һәм түләү туктатыла. Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге 80 яшькә җиткән һәм I төркем инвалидлыгы булган барлык гражданнарның да пенсиясенә 1200 сум күләмендәге өстәмә түләүне автомат рәвештә билгеләячәк. Моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә, караучы кеше турында документлар тапшырырга кирәкми, – дип белдерде бу уңайдан Эдуард Вафин.
Ә яңа кагыйдәләр нигезендә өлкән кешене яки I төркем инвалидны караган өчен хезмәт стажын ничек раслатырга? Бу уңайдан, газета укучыларыбыз, редакциягә шалтыратып: «Өлкән яшьтәге кешене тәрбияләү моннан ары берничек тә исәпкә алынмаячак икән», – дип тә борчылу белдерде.
Мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.
«Моңа кадәр эшкә сәләтсез кешене караган чор һәр киләсе ел башында стаж һәм шәхси пенсия коэффициенты (бер елга – 1,8 шәхси пенсия коэффициенты) формалаштырып, шәхси счетта теркәлә иде. 2024 ел өчен дә әлеге социаль әһәмиятле чор шәхси счетта 2025 елның беренче өч ае эчендә автомат рәвештә теркәләчәк, – диелә аннан алынган хәбәрдә. – Әгәр тәрбияләүче затка киләчәктә карау чорын исәпкә алу таләп ителсә, Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Тәрбияләнүчедән, аның туганнарыннан чыннан да карауны раслый торган документ яки Россия Социаль фондының тикшерү акты да таләп ителәчәк. Моннан чыгып, Россия Социаль фонды тарафыннан иминият стажына карау чорын кертү һәм шәхси пенсия коэффициентын билгеләү турында карар кабул ителәчәк».
Бу хакта Россия Социаль фондының контакт-үзәгенә дә шалтыратып белештек. «Эшкә сәләтле кешенең иминият стажында карау чоры элеккечә (бер елга – 1,8 шәхси пенсия коэффициенты) исәпләнәчәк. Моны раслату өчен, ел азагында Россия Социаль фондына тиешле документлар тапшырырга кирәк булачак», – дип җавап бирделәр «ВТ» хәбәрчесенә.
Узган елгы саннардан күренгәнчә, Татарстанда иң зур пенсия күләме 400 мең сум тәшкил итә. Аны очучы-сынаучылар ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез