Татарстанда Россия Президенты грантын отучылар билгеле булды. Алар – «Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханә системасы» мәдәният оешмасы директоры Резеда Исмәгыйлева, «Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» учреждениесе директоры Юрий Жуков. Грант мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә илкүләм дәрәҗәдәге әһәмиятле иҗади проектларга ярдәм итү өчен бирелә.
«Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханә системасы» мәдәният учреждениесе директоры Резеда Исмәгыйлева әйтүенчә, алар откан грант китап укуны арттыру һәм иҗади чаралар, очрашулар үткәрү, шулай ук «Әдәби форпост» бәхәс клублары төзү проектын гамәлгә ашыруны күздә тота.
Резеда Исмәгыйлевадан яшьләрнең китапка мөнәсәбәте, грант турында кызыксындык.
– Соңгы вакытта яшьләрнең китап белән кызыксынуы, китапханәгә йөрүе артты. Алар белемгә, яңалыкка омтыла, фән аша дөреслекне табарга тырыша. Без капиталь ремонттан соң 26 нчы китапханәне ачкач та, яшьләрнең китапханәгә ешрак килә башлавын күрдек. Электрон китаплар белән дә кызыксынучылар бар, – диде ул.
Резеда Исмәгыйлева әйтүенчә, «Әдәби форпост» – китапханәдә заманча яшьләр өчен әдәби мәйданчык. Проект китап укуны популярлаштыруга, яшьләрне китапханә тормышына җәлеп итүгә, иҗатка кызыксындыруга юнәлтелгән.
– «Әдәби форпост» яшьләр өчен кызыклы. Болар – «китапка күзәтү» онлайн проектлары (социаль челтәрләр һәм YouTube ярдәмендә); яшьләр белән әдәби темаларга бәхәсләр. Грант акчасына яшьләрне кызыксындырган китаплар сатып алуны, китапханәне техник яктан көчәйтүгә тотачакбыз, – ди Резеда Исмәгыйлева.
«Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Юрий Жуков откан грант «Мирас» («Наследие») мультимедиа белем бирү программасын булдыру өчен тотылачак. Әлеге программа ярдәмендә татар биюе тарихын өйрәнмәкчеләр.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез