Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, кунакларны музыкаль программа, төрле сый-нигъмәтләр һәм спорт уеннары көтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальне Казан мэриясе Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте һәм шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты белән берлектә оештыра.
«Безнең вакыйгалар календаре башкала халкы һәм кунакларының күңелләренә хуш килгән чараларны сайлап алырга мөмкинлек бирә. «СапКультура» фестивале дә, «Зур Казан пикнигы» да – моның ачык мисалы. Алар шәһәребезнең төрле почмагында уза, үз тамашачыларын һәм катнашучыларын туплый», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Иртән мәйданчыкта йога һәм пилатес күнекмәләре үткәрелә, бадминтон буенча турнир оештырыла, дип сөйләде Жаворонков. Суда исә кунаклар сапбордларда йөзә алачак. Балалар өчен төрле яшькә нигезләнгән уен зоналары, зур лабиринт һәм хәрәкәтле уеннар әзерләнгән.
Фуд-корт зонасында үз ризыкларын 70тән артык катнашучы тәкъдим итәчәк. Казанның танылган ашханәләре һәм рестораннарының күчмә кухнялары көн дәвамында эшләячәк. Кунаклар татар милли камыр ризыклары, балкан, үзбәк, Корея, Мексика һәм төрек кухнясы аш-сулары, урам ашамлыгы, татлы ризыклар һәм туңдырма, үзенчәлекле каһвә һәм чәй белән сыйлана ала. Аерым мәйданчыкта фермер хуҗалыкларында һәм крестьян ишегалларында сырлар, какланган затлы ризыклар, үлән чәйләре, как һәм авторлык соусларын татып карарга мөмкин.
Көн буе лекторий эшләячәк, анда белгечләр белән биш очрашу үткәрелә. Алар шәһәрдәге кошларны күзәтү, Татарстан урманнарында гөмбәне дөрес итеп җыю, кешенең табигатькә якынаюы, ресторан эшендә чыганакларга сакчыл караш һәм шәһәрнең азык-төлек картасы турында сөйләячәк. Бу чаралар белән беррәттән, өлкәннәр һәм балалар өчен остаханәләр дә ачылачак: биредә тукыма һәм керамика белән эшләүгә, кышка ашамлыклар хәзерләүгә һәм бакчачылыкта беренче адымнарны өйрәнергә мөмкин булачак.
Тагын бер кызыклы урын – сәүдә мәйданчыгы. Анда шәһәрнең 30га якын остасы кулдан ясалган бизәнү әйберләрен, керамиканы, өй тукымаларын, шәмнәрне, йорт эчен бизәү кирәк-яраклары, кәнсә һәм уенчыкларны тәкъдим итәчәк.
Көн дәвамында кунаклар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак: «Кружок хора» («Хор түгәрәге»), «Фантазия» джаз оркестры, «Джордж и холи Ган Бэнд» джаз төркеме, «Илгиз һәм Малси» дуэты, ә ял мәйданчыгында DJ ФавЛав чыгыш ясаячак. «Легкие крылья» («Җиңел канатлар») урам театры аерым программа әзерләгән – театр артистлары көн буе мәйданчыкта тамашачыларның күңелен ачачак.
Кичәне чакырылган махсус кунаклар – «Леприконсы» һәм «Винтаж» төркемнәре тәмамлаячак. Бәйрәмгә килүчеләр кызу мохиттә, төркемнәрнең танылган хитларыннан ләззәт алачак, дип сөйләде район башлыгы.
Бәйрәм 10:00 нан 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Мәйданчыкка бушлай автобусларда барып җитәргә мөмкин. Алар «Ремплер торак массивы» җәмәгать транспорты тукталышыннан (Залесная урамындагы «Татнефть» ягулык станциясе) һәм «Мегастрой» гипермаркеты парковкасы (Горький шоссесы, 28) яныннан йөриячәк. Машина белән килүчеләр үз автомобильләрен шул җирләрдә калдырып, бушлай автобусларга утыра ала. Әлеге тукталышларга кадәр Горький шоссесы буенча 36, 72, 46 нче автобусларда барырга мөмкин.
Шулай ук мәйданчыкка бару өчен «Осиново» тукталышыннан да бушлай маршрут оештырыла (ул юл уңаендагы барлык тукталышларда туктаячак). Шоферлар өчен «Заречье» һәм «Солнечный» лагерьлары, шулай ук «Динамо» чаңгы базасы янында машина кую урыннары каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез