АКШ ның элеккеге президенты Дональд Трампның Пенсильваниядәге чыгышы вакытында атыш яңгыраган. Шуннан соң аны җансакчылары чолгап, ул урыннан алып чыкканнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
АКШ президентына кандидатның матбугат сәркатибе Стивен Чун белдерүенчә, Трамп штатның бер клиникасында тикшерү узган һәм колак өлешендә яра алуын һәм күп кан югалтуын хәбәр иткән. Аны хастаханәдән чыгарганнар инде.
Ату ачкан кешене атып үтергәннәр. Хәзер аның кем икәнлеге ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез