Газетага язылу

АКШта Владимир Путинның җавабыннан курыкканнар

Россия Президенты Владимир Путин Эммануэль Макронның Украинага хәрби инструкторлар җибәрүгә бәйле карарына хәрби һөҗүм белән җавап бирергә мөмкин. “Washington Post” газетасы күзәтүчесе Ли Хокстадер шулай дип язган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Путин Украинада француз хәрбиләренә һөҗүм ясауда Көнбатыш илләре лидерлары арасында Россиянең иң агрессив дошманнарыннан берсенә әйләнгән Макронны түбәнсетүне күздә тотарга мөмкин”, – дип кисәткән журналист.

Хокстадер фикеренчә, Франция президентының карары үз иле өчен дә, гомумән, Көнбатыш өчен дә бик куркыныч булып чыгарга мөмкин. Газета күзәтүчесе билгеләп үткәнчә, французлар Украинада һәлак булган хәрбиләренең табутларын каршы алырга һич әзер түгел. Франциянең НАТОдагы союзникларының исә, хәтта хәрби инструкторлар һәлак булса да, Россия белән турыдан-туры хәрби конфликтка керүе зур шик тудыра”, – дип өстәгән ул.

Исезегә төшерәбез: “Le Monde” газетасы хәбәр иткәнчә, Макрон Украинага хәрби инструкторлар җибәрү өчен Европа коалициясе булдырырга ниятли. Басма мәгълүматларына караганда, берничә атна яки хәтта берничә көн эчендә гамәлгә ашырылырга мөмкин бу. Киләсе атнада Владимир Зеленскийның Франциягә сәфәре (6-7 июньдә Нормандиядә союзниклар десантының 80 еллыгына багышланган) барышында бу җәһәттән белдерелергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре