Суктыру йомгаклары буенча уртача уңдырышлылык гектардан 47,8 центнер тәшкил итте, ә бөртеклеләрнең гомуми җыемы искитмәле 115,6 мең тоннага җитте. Бу – республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Барлыгы 24 180 гектардан бөртекле культуралар суктырып алынган. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Мондый зур нәтиҗәгә механизаторларның, комбайнчыларның, хуҗалык агрономнарының һәм җитәкчеләренең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булды. Аларның тәҗрибәсе, һөнәри осталыгы һәм фидакарьлеге Татарстанның аграр тармагында районның тотрыклы лидерлыгын тәэмин итә.
Бүгенге көндә урып-җыю дәвам итә: рапсны суктыру бара, чиратта – соя һәм көнбагыш җыю.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез