Быел Аксубай районында ике мәктәпнең ашханәсен капиталь төзекләндерергә ниятлиләр. Бу “Мәгариф” илкүләм максатлары һәм бурычларына туры килә, дип хәбәр итә районның башкарма комитеты.
Капиталь төзекләндерү эшләре Иске Кыязлы авылы мәктәбендә һәм Аксубай бистәсенең 3 нче мәктәбендә башкарылачак. Белгечләр бүлмәләргә ремонт ясаячак, ишек-тәрәзәләрен алыштырачак. Шулай ук алар электр эшләрен башкарачак, эчке инженерлык челтәрләрен яңартачак. Ашханәләр өчен яңа җиһазлар, суыткычлар, электр плитәләре, өстәл-урындыклар, савыт-саба саклау өчен стеллажлар сатып алыначак.
“Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшырылганнан соң төзекләндерү эшләрен башлап җибәрү һәм быел август ахырында төгәлләү күздә тотыла. Шулай итеп, балалар һәм персонал яңа уку елын уңайлы яңа шартларда башлап җибәрәчәк”, – диелгән башкарма комитет хәбәрендә.
“Мәгариф” илкүләм проекты Россиядә барлык балалар һәм үсмерләргә талантларын максималь дәрәҗәдә ачу өчен тигез мөмкинлекләр булдырырга тиеш. Бөтен ил күләмендә мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар төзелә, яңартыла, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. “Кванториум” технопарклар челтәрләрен, “IT-куб” цифрлы үсеш үзәкләрен һәм “Сириус” талантлы балалар үзәгенең төбәкләрдәге филиалларын ачу нигезендә бушлай өстәмә белем бирү системасы үстерелә. Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез