Ләйсән Шакирова, КФУның IT-лицее укучысы (рус теле, математика, химиядән 100 әр балл):
– Лицейда 7 нче сыйныфтан бирле укыдым. Соңгы ике елда сынауларга бик тырышып әзерләндем. Әмма тора-бара көч бетә барды. Кыш көне бигрәк тә сиздерде. Андый чакта үзеңне кулга алмыйча булмый. Барысын да ташласаң, кире үз халәтеңә кайту җиңел түгел. Ул чакта үземә ошаган тестларны гына чиштем. Җырлар тыңладым. Менә шулай җиңдем үземне. Вундеркинд түгел мин. БДИны югары балларга тапшыручылар аз түгел бит хәзер. Безнең лицейда да җитәрлек. Әйе, минем күрсәткечем – республикада быел бердәнбер очрак. Әмма имтиханда «бәхет эше» дигән нәрсә дә бар. Кем белә, рус теленнән башка биремнәр эләккән булса, эшли алмаган да булыр идем. Күбрәк төгәл фәннәрне яратам. Имтиханда белгән нәрсә дә онытылырга мөмкин. Фикерләрне туплый белү дә мөһим. Математикадан имтихан тапшырган көнне хәлем әйбәт түгел иде: йокы туймаган, нервылар какшаган. Башта бер генә уй – имтихан тизрәк тәмамлансын иде. Әйе, кайчак, их, өч фәннән дә 100 әр балл җыйсаң иде ул, дигән чаткылар да кабынып алгалады. Бар да мин теләгәнчә генә булырга тиеш дигән нәрсә юк. Һәр кеше хаталанырга мөмкин. Алдагы тормышымны фән яки укытучылык юнәлешендә күрәм. Сыйныфташларыма химия дәресләрен укыткан чакларым да булды. Химия өлкәсе безнең гаилә өчен бик якын. Әтием –инженер, әнием химия-биология факультетын тәмамлаган.
Сыйныфташларымның күбесе Мәскәүгә китәргә җыена. Әлегә КФУга өстенлек бирергә уйлыйм, әмма дөнья хәлен белеп булмый дип, башка шәһәрләрдә дә дүрт вузны сайлап куйдым.

Камилә Ибраһимова, Мамадыш шәһәренең 1 нче мәктәбе укучысы (химия, рус теленнән 100 әр балл):
– Репетитор белән шөгыльләнеп, әти-әнинең акчасын туздырмадым. Тырышып укысаң, укытучылар биргән белем дә җитә. Хәзер уку өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, теләк кенә кирәк. Бик белемле укытучылар Лилия Гыйлаева, Илнара Сафуанова укытты. Алар икесе дә – БДИ буенча белгечләр. Үземә максат куйдым да шуңа ирешергә булдым. Көн саен даими шөгыльләнмәгән булсам, мондый баллар тәтемәс тә иде. Имтиханнарга әзерләнү өчен кайвакыт нәрсәдәндер баш тартырга да туры килде. Иң зур кыенлык – көч беткәндә бирешмәү. Эшләргә теләмәгән көннәр дә булды. Андый вакытларда ял итәргә тырыштым. Гаиләбез белән авылга кайтып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек. БДИ ул – тормыштагы бер чор гына, ә сәламәтлек – иң мөһиме. Шуңа күрә уку белән ялны чиратлаштырырга тырыштым. Дусларым да күп, имтиханнарга бергәләшеп әзерләндек. Шөкер, алар да югары баллар җыйды. БДИ беткәч, тыныч сулап куйдык. Бергәләп урамда ял итәбез, вакыт күп хәзер. Югары балларга өметләнүемне яшермим. Чөнки күп көч куйдым бит. Химиядән 100 балл аласыма шигем юк иде. 8 нче сыйныфтан бирле әлеге фән буенча олимпиадаларда катнаштым. Ә рус теленнән 90 нан югары балл көткән идем. БДИдан куркырга кирәкми, яхшылап әзерләнгәндә, нәтиҗәсе дә сөендерәчәк. Табиб булырга хыялланам. Документларымны биш уку йортына бирергә мөмкин. Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска җыенам.
Азалия Галимова, Зәйнең 6 нчы мәктәп укучысы (рус теле һәм әдәбиятыннан 100 әр балл):
– Билгеле, 200 балл күктән генә төшмәде. Моның өчен бик күп вакытым китте. Берничә онлайн мәктәптә шөгыльләндем, буш вакытым бөтенләй диярлек юк иде. Вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәнү кыен булды. Биш фәннән имтихан тапшырдым бит. Шуңа күрә кайчак барысына да җитәрлек игътибар бирмим кебек тоелды. Ләкин һәрбер фән буенча берничә көнгә алдан план төзеп куйдым. Әдәбияттан ике ел онлайн мәктәптә әзерләндем, ә рус теленнән үзем шөгыльләндем. Иншалар күп язарга туры килде. Башта хатасы да булды, ләкин тора-бара шомардым. Китаплар да күп укыдым. Әмма барысын да түгел. Ә менә «Война и мир» һәм «Тихий Дон»ны тулысынча укырга сабырлыгым җитте. Рус теле һәм әдәбияты укытучым Елена Красильниковага рәхмәт. Имтиханнарны яхшы бирүемә карамастан, үземне башкалардан аерылып торам, дип санамыйм. Күп очракта моңа кадәр имтиханнарда эшләп караган биремнәр эләгүе белән бәхетле мин. Уку белән генә мавыкмадым. Музыка мәктәбендә укыдым. Буш вакытларымда волейбол уйныйм. Инглизчә фильмнар карыйм. Язмышымны журналистика яки чит телләргә бәйлисем килә. Мәскәүгә МГИМОда укырга хыялланам. Мәскәү һәм Санкт-Петербургның башка югары уку йортларын да карыйм. Билгеле, әти-әни ерак китүемне теләми, бигрәк тә әни борчыла. Ләкин алар теләгемә каршы килмәячәк.
Фикер
100 балл җыючылар арту нәрсәгә бәйле?
Татарстанда БДИдагы төп фәннәрдән иң югары балл туплаучылар саны узган ел белән чагыштырганда сизелерлек арткан. Профиль дәрәҗәсендәге математиканы 137 укучы 100 баллга тапшырган. Былтыр андыйлар 11 булган.
Рус теленнән 71 укучы 100 балл алган. Узган ел андыйлар 31 булган. Бу нәрсәгә бәйле?
Нияз Гафиятуллин, Казандагы халыкара мәктәпнең директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Республикада БДИ нәтиҗәләре яхшыруның сәбәбе бер генә түгел. Бар яклап алып барылган эш нәтиҗәсе бу. Бездә мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Инвестициясе дә бар, укытучыларга, мәктәпләргә ярдәме дә. Берничә ел рәттән шундый игътибар бирүдән күрәм. Әйтик, без өч элек БДИ нәтиҗәләренә анализ ясап, үзгәрешләр керттек. Хаталар өстендә эш иде бу. Балалар үз уку траекторияләрен сайлый башлады. Белем алу мөмкинлекләре артты. Элек, мәсәлән, профессор яки белгечтән дәрес алу өчен чиратка басып, акча түлиләр иде. Хәзер яшьләр социаль челтәрләрдән дә кирәкле мәгълүматны карый, ясалма фәһем дә куллана. Уку теләге генә булсын. Репетиторларга ике яклап карап була. Әйтик, без иртәгә барлык репетиторлардан баш тартып, мәктәп биргән белемгә генә карасак, гомуми нәтиҗәләрдә аерма әллә ни сизелмәячәк. Кызыксыну уята белгән урында нәтиҗә дә яхшы булачак. Кайберәүләр репетиторга күчә дә мәктәптә укымый башлый. Менә шунда, мәктәп укытмады, дип, гаеп эзләүләр башлана инде. Балага репетитор яллауның сәбәпләре шактый. Монда мәктәп проблемалары гына нигез була алмый.
Илья Тарасов, Казандагы 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы, «Ел укытучысы – 2026» бәйгесе җиңүчесе:
– Мин моны мөмкинлекләр артудан күрәм. «Физмат – Алгарыш», «Физхим –Алгарыш» кебек проектларның да нәтиҗәсе бар дип уйлыйм. Республика һәм федераль дәрәҗәдә укучыларны кызыксындыру чаралары да җитәрлек. Югары балл туплаучыларга вузларга укырга кергәндә ташламалар бар. Шулай ук акчалата ярдәм дә каралган. Ул сәяхәт, форумнар да булырга мөмкин. Минем әле мәктәпне тәмамламаган укучыларым да төрле «бонус»лардан файдалана. Алар тырышып укыганнары өчен «Сириус», «Артек» лагерьларында ял итә. Грантларда катнашып, үз проектларын тормышка ашыру өчен миллионнар ота. Менә болар барысы да БДИда югары баллар җыйганда чагылыш таба дип уйлыйм.
Ильяс Вәлиуллин, Түбән Камадагы 24 нче лицей директоры:
– Быел бездә 30 бала 11 нче сыйныфны тәмамлады. Шуларның унбере кайбер фәннәрдән 100 әр балл туплады. Икесе – Ильяс Яруллин белән Дмитрий Ильин 200 әр балл җыйды. Безгә 5 нче сыйныфка килүгә үк балалар бик тырышып укый башлый. Олимпиадаларда катнашалар. Бу – шул тырышлык нәтиҗәсе. Укытучыларның да, әти-әниләрнең дә өлеше зур. Быелгы укучыларның яртысы Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына укырга керергә җыена. Калганнары Казанга юл тотачак. Без физика, математика юнәлешендә укытабыз. Шуңа күрә күбесе техник һөнәрләрне сайлый. Моңа кадәр 200 әр балл җыючылар булмады. Йөзәр баллылар бар иде. 100 һәм 98 баллның аермасы зур түгел. Йөз булгач, игътибарны җәлеп итә шул. Моңа кадәр дә югары балл туплаучыларыбыз күп булды. Бер урында гына тормыйбыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез