Алабуга мәктәпләре, шәһәргә дроннар һөҗүм итү сәбәпле, эвакуацияләнгән

Алабуга районы мәктәпләрендә укучылар һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Сәбәбе – дроннар һөҗүме.

“Татар-информ” район хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, барлык хезмәтләр бик төгәл эшләгән. Администрация, укытучылар һәм хокук саклау органнары балаларның иминлеген тәэмин иткән.

Хәзерге вакытта барлык укучылар – мәктәптә. Дәресләр дәвам итә.

“Мәктәпләр администрацияләре ата-аналар белән элемтәдә тора. Без дә районда яшәүчеләрне куркуга бирешмәскә чакырабыз”,– дип билгеләп үтелгән матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез: бүген көндезге 12ләр тирәсендә һава һөҗүменнән саклану көчләре Алабуга районы өстендә Украинаның пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре