Алабуга районы үзәк хастаханәсеннән пилотсыз очкыч һөҗүм итүдән зыян күргән тагын бер кешене өенә чыгарганнар. Бу хакта “Татар-информ” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Алабуга районы үзәк хастаханәсеннән пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән тагын бер кешене өенә чыгардылар. Хастаханәләрдә 2 кеше, шул исәптән 1 үсмер калды”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.
Исегезгә төшерәбез: 15 июньдә Алабуга автозаводына Украинаның пилотсыз очкычы һөҗүм итү сәбәпле, 2 кеше һәлак булган, 13е зыян күргән. Шушы хәлдән соң җинаять эше кузгатылган.
Татарстан прокуратурасыннан хәбәр ителгәнчә, зыян күрүчеләрнең хокукларын үтәү һәм аларга төрле яклап ярдәм итү контрольгә алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез