Алабугага пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләр турында соңгы мәгълүматлар билгеле булды

Бүгенгә Татарстан хастаханәләрендә Украина пилотсыз очкычының Алабуга районына һөҗүменнән соң зыян күргән 3 кеше калган. Аларның хәле көннән-көн яхшыра. “Татар-информ” хәбәрчесенә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән шул хакта хәбәр ителгән.

“Бүгенгә Чаллы хастаханәләреннән Алабуга районына пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән 4 кеше, савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән. Бер пациент Кама балалар медицина үзәгендә дәвалануын дәвам итә. Алабуга районы үзәк хастаханәсендә бер кеше өенә чыгарга әзерләнә, икенчесе дәвалануын дәвам итә”, – дип сөйләп үтелгән министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Исегезгә төшерәбез: 15 июньдә Алабуга автозаводына Украинаның пилотсыз очкычы һөҗүм итү сәбәпле, 2 кеше һәлак булган, 13е зыян күргән.
Җинаять эше кузгатылган.

Татарстан прокуратурасыннан хәбәр ителгәнчә, зыян күрүчеләрнең хокукларын үтәү һәм аларга төрле яклап ярдәм итү контрольгә алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре