Газетага язылу

«Алар арасында чын мәхәббәт иде»: Илһам Шакировның туган көне алдыннан истәлекләр барладык

15 февральдә халкыбызның күренекле җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировның тууына – 91 ел.

«Алар арасында чын мәхәббәт иде»: Илһам Шакировның туган көне алдыннан истәлекләр барладык
шәхси архивтан

Аның җырлары вакыт узган саен тагын да моңлырак яңгырый, исән чакта әйткән сүзләренең мәгънәсе тагын да тирәнрәк. «Илһам Шакиров кебек җырчылар 100 елга бер генә туа» дигән гыйбарәнең дә асылы бүген ныграк аңлашыла кебек. Илһам Шакиров – моңлы тавышы белән генә түгел, ә халык мәхәббәтен яулаганнан соң да гади булып кала белүе белән үрнәк шәхес. Аны сәнгать әһелләре, якыннары гына түгел, гади тамашачы да сагынып искә ала.

Айдар Фәйзрахманов, Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе:

– Музыка, җыр дәрьясына мин Илһам абый аһәңнәре белән килеп кердем. Балачактан ук Казанга төрле бәйгеләргә, смотрларга килә идем. Хәтеремдә: бер вакыт Профсоюзная урамындагы Укытучылар йортына менеп барганда, каршыбызга Илһам абый очрады. Олы абыем Марсель шунда аңа мине күрсәтеп: «Бу малай бик матур җырлый, чаңгыда да йөгерә. Азрак йөрсен иде, тамагына зыян килүе бар, саклансын иде», – дигәч, Илһам абый: «Юк, киресенчә, йөгерсен. Җырчы кешегә сулышының әйбәт булуы кирәк», – дип, үзенең нәсыйхәтләрен бирде. Ул вакытта ук инде мин аның репертуарыннан «Тәгәрмәчләр», «Гөлмәрьям» кебек җырларын җырлый идем.

9–10 нчы сыйныфларда укыганда, Илһам Шакировның пластинкасы чыкты. Әтиемнең 60 яшенә бүләк ителгән «Рекорд» уйнаткычында шул пластинканы әйләндереп, мин елый-елый аның җырларын тыңлый идем. Бервакыт әни күреп алды да: «Абау, улым, ник елыйсың?» – ди. Мин буй җиткән егет бит инде. «Күңелем нечкәрде, Илһам абыйны тыңлыйм», – дип җавап бирдем. Гомер буена ул миңа моң чишмәсе булды. Хәзер дә авыр минутларымда бүлмәмә кереп, Илһам абый җырларын куеп, аны тыңлап, үземә яшәргә көч алам.

Консерваторияне тәмамлап, опера һәм балет театрында эшләгән чорларда да Илһам абый спектакльләребезгә килеп, сәхнә артыннан тыңлап утыра иде. Бервакыт театрда аның 50 яшьлек юбилее узды. Шунда мин янына барып: «Илһам абый, рәхмәт сезгә», – дидем. «Нәрсә өчен?» – дип сорады. «Булганыгыз өчен, җырыгыз, моңыгыз өчен», – дидем.

Филармониягә Татар дәүләт фольклор ансамблен җитәкләргә дә мине Илһам абый чакырып алды. Ул инде мине күргән, миңа ышанган. Бу тәкъдимнән баш тартырмын дип уйлап килгән идем. Ләкин Илһам абый әйткәч, ризалаштым. Ансамбльнең эшчәнлеге белән аның бөтен өметен аклавыбызга мин бик шатланам. Илһам абый вафатыннан соң да, аның эшен Татар дәүләт филармониясендә сәнгать җитәкчесе буларак миңа дәвам итәргә туры килә.

Зөлфия Авзалова, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты:

– Безнең гаилә өчен бик якын кеше иде ул. Беркайчан да онытмыйм: 1981 елның 21 февралендә ирем белән туй итәбез. Әнием гастрольдә. Әстерханнан Илһам абыйга шалтыратып болай дигән: «Илһаметдин, мин өйдә түгел, син Зөлфиянең туена бар». Ул бүләкләр алып килде. Туйда 11 генә кеше иде, хәзерге мәҗлесләр кебек түгел бит инде. Шулай да бик матур итеп утырдык. Илһам абый кызык анекдотлар сөйләде. Ул миңа һәм апам Гүзәлгә карата әтиләрчә таләпчән һәм кайгыртучан иде. Безне кызым дип йөртте. Алар әни белән бик дуслар иде.

Олыгайгач та без аларны очраштырдык. Илһам абыйны караган Илһам Хаҗиев шалтыратып: «Әлфия апа белән кунакка килеп китегез әле», – дип чакырды. Шунда да шаккаттым. Инде икесе дә олыгайган булсалар да шаяртып сөйләшәләр. Илһам абый әнине биленнән кытыклап та ала. Ә әни кытыктан курка иде, сикереп куя да усал итеп карап ала. «Ярый-ярый, моңа кадәр түздең бит, хәзер дә түз», – ди Илһам абый. Юмор хисен беркайчан да югалтмадылар. Әни: «Илһаметдин, өйләнешәбез мәллә? Ике аксак Хәйрулла шикелле йөрербез шунда», – дип көлә иде.

Әнидә яман шеш табылгач та, иң беренчеләрдән булып Илһам абый килде. Алар чын дуслар иде. Бер-берсенә һәрвакыт терәк булдылар. Әни яшьрәк чакта алар арасында мәхәббәт булуын сөйли иде. Ул хакта Илһам абый белән дә искә алып сөйләшеп утыралар иде. Ләкин үзара мөнәсәбәтләр барып чыкмаган. Аларга бәйле истәлекләрем шулкадәр күп. Cөйләп бетерерлек түгел. Икесе дә бик сагындыра. Илһам абый дисәң – Әлфия Авзалова, Әлфия Авзалова дисәң, Илһам Шакиров күз алдына килә дә баса.

Чулпан Әминова, җырчыны озак еллар караган Илһам Хаҗиевның кызы:

– Мин кечкенә вакытта бабайга ияреп йөрергә ярата идем. Кая гына барсак та, ул миңа тәмле әйберләр, кәнфит-шоколадлар ала иде. Ә шулай да, миңа иң ошаганы Гоголь урамындагы «Трактир на Гоголя» кафесына төшке ашка йөрү булды. Чөнки анда барганда, без «Чулпан» иминият компаниясен уза идек. Бабай һәрвакыт кулымнан тотып: «Монда да – Чулпан, тегендә дә – Чулпан», – дип, минем иң яраткан «Чулпан» җырын җырлый иде. Ул кафеда безнең үз өстәлебез бар иде. Официантлар бабайның, минем нәрсә яратканыбызны күптән белеп, һәрвакыт винегрет һәм оливье салатларын алып киләләр иде.

Ел саен 15 февральдә туган көн уңаеннан уза торган концертларда мин бабайны котлау өчен сәхнәгә менеп, чәчәк бирә һәм аңа багышлап шигырь сөйли идем. Ә бер елны мин сәхнәгә үзем хәтле зур кызыл күлмәкле курчак тотып чыктым. Бабай, гадәттәгечә, миннән котлау көткәнгә күрә, миңа микрофонны сузды. Минем, аның колагына гына әйтәм дип уйлап: «Курчакны вакытлыча гына бирәм. Уйнап туйгач, кире бирерсең», – дигәнне бөтен зал ишетте.

Җәйге каникулларны мин авылда үткәрә идем. Анда мине сагынып көткән әбием белән бабаем бар. Алар янында бик рәхәт: мине тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, дусларым белән кичкә кадәр урамда уйныйм, җиләккә йөрим. Көннең узганлыгы сизелми дә. Шулай беркөнне безгә, телеграмма тотып, хат ташучы килде. Анда: «Тәти кызым, Чулпан, сине бик сагындым, тизрәк кайт. Үбеп калам. Бабаең», – дигән сүзләр язылган иде.

Илдар Кыямов, «Татарстан – Яңа Гасыр» каналының алып баручысы:

– 2000 елның декабрендә Төмән өлкәсенә бик зур артистлар бригадасы белән концерт куярга бардык. Анда Илһам абый, Әлфия апа да бар иде. Бу Төмән өлкәсе губернаторын сайлау алдыннан оештырылган гастрольләр иде. Без авылларда да чыгышлар ясадык. Төмәннән автобус белән чыгып китәбез дә ерак авылларга көне буе барабыз. Илһам абый урта рәткәрәк утырып дәшми генә тәрәзәдән карап бара, беркем белән дә сөйләшми. Ул бик тыйнак кеше иде. Кешегә комачауламый. Бармаклары белән генә санап, зекер әйтеп бара. Журналист бит инде, шулай күзәтеп бардым-бардым да, янына килеп утырып: «Илһам абый, бер сорау бирсәм ярыймы?» – дидем. «Меңне бирсәң дә ярый», – ди. Шулай көлешеп, дуслашып киттек. «Себер дәфтәре»н ачып җибәрдем һәм гастрольләрдәге кызык хәлләрне шунда теркәп бардым.

Поездда барганда ук тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Чәй эчкәндә кашык очын стаканның уртасына куя да чәйне кулы белән әйләндереп тора. Кашык тавышы чыкмый. Гастрольләрдә йөргән кеше икәне сизелеп тора иде. Гастрольләрдә табын оештыралар. Әлфия апа Авзалова, бик аралашучан кеше буларак, түргә үк барып утыра. Илһам абый дәшми-тынмый гына бер кырыйга урнаша. Сүз бирсәләр, сөйли. Ике телдә дә – татарча гына түгел, русча да бик чиста сөйләшә иде. Баксаң, ул күрше Теләнче Тамак авылына чаңгы белән йөреп, шундагы урта мәктәптә русча укыган икән. Илһам абыйның эрудициясе дә искиткеч көчле иде. Кайсы гына темага сөйләшсәң дә, үз фикере бар. Юмор хисе дә гаҗәп. Мәзәкләр сөйләп көлдерә иде. Аңа Әлфия апа кушылып китә.

Марсель Мөсәвиров, Чаллы театры артисты, «Илһам» фильмында Илһам Шакиров ролен башкаручы:

– Декабрь аенда фильмның бер өлешен төшердек, март аенда дәвам итәчәкбез. Илһам аганың эчке халәтен чагылдыру өчен күп кенә видео язмаларны карарга туры килде, эзләнүләр әле һаман да бара. Аларны караган, өйрәнгән саен җырчының гадилеге гаҗәпләндерә. Ул шушы сыйфатын гомер буе саклаган. Бер дустым: «Мин студент чакта паркка йөрергә чыга идем. Берничә тапкыр Илһам Шакиров очрады. Аның белән ике-өч сәгать сөйләшеп утырганыбыз булды. Бик гади, төрле темаларга фикер алыша идек», – дип искә алды. Тормышы да җиңел булмаган. Ул әтисенең гадел исемен аклау өчен генә дә күпме тырышкан. Илһам ага башкаруындагы «Өченче көн тоташ кар ява» җырын минем элегрәк тә башкарганым бар иде. Фильмга төшү барышында аның 1970 нче еллардагы язмасын тагын бер кат елый-елый тыңладым. Ул шул дәрәҗәдә халык кичергән авырлыкларны үз йөрәге аша уздырып җырлый.

Мин Илһам Шакировның яшь чагын уйныйм. Яшьтән үк зирәклеге белән аерылып торган ул. Аңарда юмор, сарказм да көчле булган. Ләкин әлеге сыйфатлары аша ул күңелендәге ялгызлык, үзе генә белгән сагыш хисен яшергән дип уйлыйм. Җырчы белән якыннан аралашкан кешеләр, әлбәттә, Илһам Шакировны яхшы аңлаган. Мин менә шундый гади дә, катлаулы да шәхесне фильмда чагылдырырга тиеш. Җырчыны сәхнәдә уйнау тормыштагы кичерешләрен уйнауга караганда күпкә авыррак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре