Казанда җәй беткәнче Горький шоссесы буенча хәрәкәт итүне чикләделәр. Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы төзелеп беткәнне көтүчеләргә исә кышка кадәр сабыр итәсе. Ә менә Яшел Үзәннең Татар Әҗәлесе авылында хәзер йөрү җиңелрәк. Татарстанда юл эшләре ничек бара?
Әйләнгечтән тизрәк
М7 трассасында Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлында эш кызганнан-кыза. Төзүчеләр яңа юлның икенче һәм өченче өлешләрендә асфальт җәюгә керешкән. Таш түшәүне сентябрьдә төгәлләргә ниятлиләр. Гомумән алганда, 81 чакрым озынлыктагы дүрт полосалы яңа юлга 1 миллион 262 мең тонна асфальт-бетон җәячәкләр. Таш катламының калынлыгы 23 сантиметр булачак, ди белгечләр.
«Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлының техник әзерлеге 57 процент тәшкил итә. Биредә җир эшләре төгәлләнеп килә инде. Алар 93 процентка башкарылган. Трассаның төп хәрәкәт юнәлешендә «юл киеме»нә бәйле эшләр 65 процентка үтәлгән. Быел юлчылар 841 мең тонна асфальт-бетон җәячәк», – дип хәбәр иттеләр «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» оешмасының матбугат хезмәтендә.
Билгеле булганча, әлеге юл төзелеше кысасында Чулман елгасы аша озынлыгы 1,3 чакрым (шуның 800 метры су өстеннән узачак. – Ред.) тәшкил иткән күпер дә салалар. Анысының техник әзерлеге – 74 процент. Бәясе – 23 миллиард сум. Күпер аша тәүлегенә 25 меңгә кадәр машина уза алачак дип көтелә. Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлын бу ел азагында ачарга ниятлиләр. Нәтиҗәдә Түбән Кама белән Казан арасы бер сәгатькә якынаячак, дип тә көтелә.
Сүз уңаеннан, республикадагы тагын бер зур төзелешләрнең берсе – М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтырачак Шәле – Баулы автомобиль юлының бер өлеше булган Алексеевск – Әлмәт юлын да быел кулланышка тапшыру күздә тотыла.
Түзегез!
Төзелеш сәбәпле, Казанның көнбатыш капкасы – Горький шоссесы ягыннан керү юлын да 30 августка кадәр чикләделәр. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итте. Әйтүләренә караганда, юл киселешләрен ябып торачаклар. Исегезгә төшерәбез: магистральне 2022 елның гыйнварында төзекләндерә башладылар. Ул алты полосалы булачак дип көтелә. Аның аша сәгатенә 11 меңгә кадәр машина уза алачак. Хәзерге белән чагыштырганда, бу – 1,5–2 тапкыр күбрәк. Яңа юлда светофорлар да булмаячак. Төзекләндерү эшләрен бу елның октябрендә төгәлләргә ниятлиләр.
Башкаладагы тагын бер зур төзелеш – Вознесение трактының икенче өлешендә дә эш «кайный». Билгеле булганча, аны түләүле итәчәкләр.
– Вознесение трактының икенче өлеше 8 чакрым чамасы тәшкил итә. Төзелеш бәясе – 18 миллиард сум. Проект дәүләт-шәхси партнерлык кысасында тормышка ашырылачак. Төзелешкә таләп ителгән акчаның яртысы күләмендә федераль грант сорадык. Калганы – Татарстан бюджеты һәм инвестор тарафыннан иллегә-илле хисабына башкарылачак, – дип сөйләде журналистларга Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. – Проектта «ТатДорТрансИнвест» АҖнең кече компаниясе катнашу теләген белдерде. Юл бәясенә килгәндә, ул М12 автомобиль юлындагы бәяләргә караганда арзанрак булачак. Безнең акча эшләү максаты юк.
Мондый «күрше»дән Вознесение трактында яшәүчеләр генә бик үк канәгать түгел. «Яңа юл бистәне икегә бүлде. Өченче сыйныфта укучы улымның мәктәбе икенче якта калды, шуңа бик борчылабыз, – ди биредә яшәүче Гөлия Сафина. – Дөрес, бистә халкына икенче урагыч юл төзергә вәгъдә иттеләр. Тик аның аша шул ук мәктәпкә бырып җитү өчен бер сәгатьләп вакыт кирәк булачак. Моңарчы исә унбиш минут та җитә иде. Нишләмәк кирәк?»
Авыл онытылмый
Яшел Үзән районының Татар Әҗәлесе авылында яшәүчеләрнең юлга бәйле үз мәшәкатьләре. «Авылга керә торган юлдагы куркынычсызлык мәсьәләсе борчый. Эш шунда ки, авыл аша Норлат авылы ягыннан килүче олы юл уза. Авылның Чишмә һәм Почтовая урамнары тоташып, авыл башында әнә шул олы юлга чыккан чатта ике яктан килүче транспорт маңгайга-маңгай очрашканчы, бер-берсен күрми. Бу мәсьәлә авыл халкын күптән борчый. Шул чатка кергәндә йөрәк дөп-дөп сикерә. Авылдан хат та яздык. Юл билгесе куярга ярдәм итсеннәр иде», – дип мөрәҗәгать итте редакциягә узган елның декабрендә авылдан Ризван Мохтаров. Без дә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыштык. Күптән түгел Ризван абый кабат шалтыратты. «Яңа гына юл билгесе куеп киттеләр. Сезгә бик зур рәхмәт. Юлларыбыз гел уң булсын!» – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез