Алаудинов: «Украина хәрбиләрләре Курск өлкәсе районнарын кулдан ычкындырмаска тырыша»

Украина хәрбиләре Курск өлкәсендә яңа һөҗүм омтылышлары ясавын дәвам итә. Бу территориядән алар алга таба сөйләшүләрдә Россия белән сатулашу өчен файдалануны күздә тота. “Әхмәт“ спецназ командиры Апти Алаудинов NEWS.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның сүзләренә караганда, Украина кораллы көчләре, Донецк халык республикасындагы мәнфәгатьләрен корбан итеп, фронтның әлеге өлешен ничек тә кулдан ычкындырмаска маташа. Шул ук вакытта Россия гаскәрләре актив төстә алга бара, ә Украина солдатлары күпләп әсирлеккә төшә.

Алаудинов басым ясап әйткәнчә, Украина хәрбиләре, аерым алганда, Донецк һәм Курахово шәһәре юнәлешендә әсирлеккә бирелә. Украина ягы Курск өлкәсендәге фронтны тотып тору өчен яңадан-яңа көчләр һәм ресурслар җәлеп итә.
“Ничек тә бу фронтны кулдан ычкындырмаска тырышалар. Сәбәбе – алар уйлавынча, озакламый булачак сөйләшүләрдә сатулашу өчен кирәк булачак ул”, – дип билгеләп үткән Алаудинов.

Ул шулай ук “Әхмәт” хәрбиләренең, фидакарьлек үрнәкләрен күрсәтеп, Россиянең җиңүе өчен бөтен тырышлыгын куеп, Донецк халык республикасында һәм Курск өлкәсендә көрәшүләрен билгеләп үткән. Аның подразделениесендә мобилизацияләнүчеләр яки чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр юк. Барысы да – үз ихтыяры белән Ватанны сакларга карар итүчеләр”, – дигән “Әхмәт” спецназы командиры.

Бары тик Россия шартларында гына Украина ягы белән тынычлык турында сөйләшүләр булырга мөмкин, дип йомгак ясаган Алаудинов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре