Алаутдинов: "Чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүчеләр СВОда катнашырга тиеш"

Россия Герое, Кораллы көчләрнең Баш хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Әхмәт” спецназы командиры Апти Алаудинов фикеренчә, чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр Курск өлкәсендә Украина кораллы көчләренә каршы көрәш алып барырга тиеш. Бу хакта “Фонтанка.ру” Алаудиновның телеграм-каналындагы видеомөрәҗәгатенә таянып яза. Герой белдергәнчә, чакырылыш буенча армиягә китәргә тиешле егетләр, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, “эш хезмәт хакына килеп терәлсә, башка нормаль ир-атлар кебек үк, хезмәт иткән өчен зур күләмдә акча алырга мөмкин”.

Алаудинов үзенең видеомөрәҗәгатендә, “срочник”лар хәрби хәрәкәтләр зонасында хезмәт итәргә тиеш түгел, дип ай-вай килүләргә комментарий биреп үткән. Генерал-майор фикеренчә, дошман һөҗүм итеп, безнең территориядә яткан бер мәлдә дә Ватанны сакламаучы “призывник”лар нигә кирәк!?

“Гомумән, барыгызга да бер соравым бар: бу илгә үзегез һәм балаларыгыз нәрсәгә кирәк соң алайса?” – дип сорый Алаудинов “срочник”ларның әти-әниләреннән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре