– Дәү әнием гомер буе тегү текте. Минем балачагым аның белән узды. Андагы иң матур сыйфатларны үземә алганмын. Ире бик иртә вафат булгач, биш баланы ялгызы аякка бастыра ул. Аның бар юанычы тегү машинасы була. Ул кешеләргә заказга гына тегеп калмый, киемнәрне күпләп әзерләп, башка авылларга да барып сата. Гомере буе кешегә хезмәт итеп, алардан рәхмәт сүзләре ишетеп яшәде, – дип искә ала Альбина.
Оныгы да әбисе һөнәрен дәвам итә. Баштарак үз гаиләсенә, туганнарына, якыннарына тексә, соңрак социаль челтәрләрдә үз эшен халыкка күрсәтә башлагач, башка районнардан да киләләр. Милли киемнәр сораучылар артып китә. Башта ул үзенең коллекциясен тегә. Бу киемнәрне халык шулкадәр ошата, күлмәкләр ике көндә сатылып бетә. Татар хатын-кызларының менә шушы киемнәрне көткәнен аңлап ала.

– Гаиләм минем бу адымымны хуплады гына. Әти-әниләрнең хәер-фатыйхасын алдык. Әмма иң зур терәгем – ирем. Алмаз кебек кеше башка юктыр да. Хыялый хатын-кызлар күп ул. Аларның теләген тормышка ашыручы ирләр сирәк. Алмаз миңа һәрвакыт ярдәм итә. Без бар эшне дә бергә эшлибез. Хәтта күлмәкләргә чигәсе милли бизәкләрне дә ирем белән киңәшеп сайлыйбыз.
Альбинаның кибетләрендә милли киемнәр генә түгел, мөселман хатын-кызларына яулыклар, хәтта сумкаларга кадәр бар. Альбинаның теләге дә шундый: килгән кешегә матур образ тудыру.
– Бездә элек матур итеп киеним дисәң, ачык төсләрдәге күлмәкләр табып булмый иде. Аеруча мөселман кызларына кием сайлау мөмкинлеге булмады. Чит илләрдән кайткан капчык шикелле, кара төстәге күлмәкләр безгә туры килеп бетми. Шуңа да үзебезгә хас миллилекне саклап, башкачарак киемнәр тегәсе килде. Шөкер, күлмәкләрне яраталар. Сатып алучылар белән интернетта аралашам. Әлегә кадәр ямьсез сүзләр әйтүче юк. Күңелемне үсендереп рәхмәт кенә укыйлар, – ди ул. – Мин кешеләргә рәхәтлек бирүдән тәм табам. Үземне милләтемә хезмәт итәм дип саныйм. Күпләрнең ирләре безнең күлмәкләрне кигән хатыннарына, син шундый матурайдың, дип әйтә икән. Менә бит! Безнең хезмәт бушка китмәгән. Дөньядагы иң зур бәхет – кешеләргә хезмәт итү. Уйлап карагыз әле, кояш та хезмәттә. Ул да җирне яктырта. Ә инде ничек вакытың җитә диючеләргә шуны әйтәм – бер эшеңне җайга салгач, бар нәрсәгә дә өлгереп була. Иң мөһиме – теләк кирәк. Мин үз эшемне бик яратам. Күңелемә рәхәт, эштән ямь табам. Тормышка шөкер итеп туймаслык. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт.

Очрашуда Альбина үзенең матур фикерләрен җиткерде. Иң күркәме – бу чарада аның ике әнисе, туганнары бер өстәл артында иде. Ул гаиләсенә булган хөрмәтне матур сүзләр белән аңлатты. Ике әнисенә дә рәхмәтен әйтеп, гөлләмәләр бүләк итте. Чарада Альбинаның тиздән сатуга чыгасы киемнәрен дә күрсәттеләр. Тагын бер матур сыйфат – Альбина бергә эшләгән хезмәттәшләрен зурлады. Һәр кеше: тукыма кисүчедән алып, бизәк салучыга кадәр җылы сүзгә төренде бу көнне. Кичә узган зал нурга күмелгән иде. Бернинди арттыруларсыз! Эчке дөньялары да кигән күлмәкләре кебек затлы, милли, бизәкле һәм чиста иде аларның! Һәр кунак татар хатын-кызларын зәвыклы иткәне өчен Альбинага рәхмәтен җиткерде.

– Хатын-кызның матур итеп киенеп йөрүе күзне иркәли. Без үз күлмәкләребез белән татарларның нинди затлы икәнен дә күрсәтәбез. Киләчәктә дә милләткә хезмәт итеп яшәргә язсын, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез