Россия белән Кытайга төбәкләре көч бирә. Бу хакта "РОСТКИ" халыкара форумында Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков әйтте.
"Россия белән Кытайның көче - ул безнең күпкырлы булуыбызда, безнең географик нокталар гына түгел, тарихи, мәдәни объектларыбыз да күп. Бу - уртак бурычны хәл итү өчен үзара берләштерүне таләп иткән зур мөмкинлегебез", - диде ул.
Александр Бабаков сүзләренә караганда, Россия белән Кытай үсеш мәсьәләләрендә иңгә-иң тора. "Дәүләтара элемтәләр ныгыячагына да шик юк", - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез