Александр Новак: “Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр иң югары ноктада”

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак әйтүенчә, Россия белән Кытай арасындагы күпьеллык мөнәсәбәтләр вакыт белән сыналган һәм алар бүген иң югары тарихи ноктада. Бу хакта ул Казанда узучы “РОСТКИ” халыкара форумында әйтте.

“75 ел дәверендә Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр вакыт белән сыналды. Бүген алар тиңе булмаган югары дәрәҗәдә. Ел башыннан бирле КХР Рәисе Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путин өч тапкыр очрашты”, – диде ул.

Александр Новак сүзләренә караганда, ике ил арасында товар әйләнеше үсә. Россия һәм Кытай эшмәкәрләренә хезмәттәшлек итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. “Киләсе елда ике яктан да экспорт күләме артуын көтәбез”, – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре