«Ак барс»ның капитаны Александр Радулов киләсе сезонда башка командада уйнаячак. Казан клубы һөҗүмченең командадан китүен рәсми рәвештә игълан итте.
Александр Радулов «Ак барс»та ике сезон уздырды. Ул 148 очрашуда чыгыш ясап, 120 (52+68) очко җыйды. Казан клубы һөҗүмчегә рәхмәт әйтеп, аңа алдагы чыгышында уңышлар теләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез