Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрмнәре белән котлады

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбриклим! – диелә котлауда. –  Министрлыкның меңнәрчә хезмәткәрдән торган коллективының тырышлыгы һәр көн саен кешеләрнең хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклауга, җинаятьчелек очракларын ачу һәм аларны булдырмауга юнәлдерелгән. Хезмәткәрләр эш көннәрендә дә, бәйрәмдә дә, еш кына үз гомерләрен куркыныч астына куеп, фидакарьләрчә хезмәт итә, батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә.

Киберҗинаятьчелеккә, коррупция, наркотикларның законсыз әйләнешенә, экстремистлыкка каршы көрәш нәтиҗәсен яхшырту өчен күп эшләнелә. Миграциягә, юл хәрәкәте иминлеге, хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Шушы һәм башка юнәлешләр буенча актив эшчәнлекне дәвам иттерергә кирәк.

Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында зур халыкара чараларны уздыру урыны булып тора. Хокук саклау органнарының тырышлыгы белән илебез өчен гаять мөһим сәяси вакыйга – БРИКС илләренең XVI саммитын уздыруда тулы иминлек тәэмин ителде.

Бәйрәм уңаеннан эчке эшләр органнары ветераннарына аеруча зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Алар яшь хезмәткәрләрнең профессионал булып өлгерүләренә үзләреннән зур өлеш кертә, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, һәлак булганнарның гаиләләренә төрле яклап ярдәм итә.

Намуслы хезмәтегез һәм һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!

Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре