“Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – гражданнарның тормышын, сәламәтлеген, хокукларын һәм ирекләрен яклау-саклау, хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча көндәлек җаваплы эш. Сез закон сагында торасыз, һәм республикабыз халкының тынычлыгы башлыча сезнең фидакарьлегегезгә, профессиональлегегез, антка тугрылыгыгызга бәйле”, - дигән Песошин. Аның әйтүенчә, бүген полиция эшенең ачыклык һәм җәмгыять белән хезмәттәшлек принципларына корылуы мөһим. Хокук бозуларны кисәтү, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны кайгырту, гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча оператив төстә эшләү – боларның барысы да авыр, әмма игелекле һөнәрне сайлаган кешеләрнең киеренке хезмәте нәтиҗәсе.
“Үзләренең тәҗрибәсен һәм хезмәт традицияләрен яшь хезмәткәрләргә тапшыручы ветераннарга, шулай ук бу һөнәрнең барлык авырлыкларын зур түземлелек белән уртаклашучы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә”, – дип өстәгән Премьер-министр.
Аның билгеләп үтүенчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте киләчәктә дә хокук саклау органнарының матди-техник базасын ныгытуга, хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләре әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүне үстерүгә игътибар бирәчәк. “Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим”, – дип йомгаклаган сүзен Алексей Песошин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез