Газетага язылу

Алексей Песошин почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

14 июль – Россия почтасы көне. Почта элемтәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

«Бүген почта элемтәсе бер-беребез белән, шулай ук дәүләт институтлары һәм сәүдә мәйданчыклары белән аралашуны тәэмин итә, – диелә котлауда. – Хәзерге вакытта Татарстанның почта элемтәсе 1145 почта бүлегеннән тора. «Татарстан почтасы» оешмасына Почта логистика үзәге, Курьерлар хезмәте, Магистраль сортировка үзәге, автотранспорт оешмасы, шулай ук почтамтлар керә. Аларда алты меңнән артыграк хезмәткәр эшли. Почтаның социаль әһәмияте бик зур. Почта хезмәткәрләре пенсия һәм пособиеләр өләшә, ерак авылларда яшәүчеләрне иң кирәкле товарлар белән тәэмин итә.

Почтада, хатлар һәм посылкалар, матбугат басмалары ташудан тыш, газета-журналлар да саталар. Почтальоннар, оператор, йөртүчеләр һәм башка хезмәткәрләр зур эш башкара. Аларга эшләренә тугрылыгы, барыбызга да күңел җылысы өләшүләре өчен зур рәхмәт!

Татарстанның почта элемтәсе даими үстерелә. Элемтә бүлекләре яңартыла, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшыра. Быел Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча авылларның почта бүлекләрен яңарту эше дәвам итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү йөзеннән, почта бүлекләрендә посылкалар бушлай җибәрелә һәм кабул ителә. Саклаучыларыбызның һәркайсы якыннары, туганнарының, башкаларның игътибар-кайгыртуын тойсын өчен  бик кирәк бу.

Почта элемтәсе ветераннарына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенге почтаның нигезен шушы кешеләр булдырган. Алар хезмәт сөючәнлек һәм үз эшенә тугрылык үрнәге булып тора.

Почта хезмәткәрләренең һәркайсына иминлек, хезмәтләрендә уңышлар, бәхет һәм саулык-сәламәтлек телим!»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре