Алексей Песошин салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

21 ноябрь – Салым органнары хезмәткәрләре көне. Салымчыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

«Салым органнарының эшчәнлеге тарихта илебезнең барлык үсеш чорларын чагылдыра, – диелә котлауда. – Шушы еллар эчендә Россия икътисады бик зур үзгәрешләр кичерде. Әмма чорның нинди генә булуына карамастан, салым органнарының максаты үзгәрми – Россиянең финанс ягыннан бәйсезлеген һәм иминлеген тәэмин итү ул.

Татарстан һәрвакыт республика башкарма хакимияте һәм федераль хакимиятенең территориаль органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге белән аерылып торды. Безне гомуми максат – яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру максаты берләштерә.

Татарстанның социаль-икътисади үсеш юлы икътисадның динамикалы үсүенә, халыкның тормышын яхшыртуга, зур нәтиҗәләргә ирешүгә китерде. Республика Россиянең инвестицияләрне иң күп җәлеп итүче, көндәшлеккә сәләтле төп төбәкләреннән берсенә әйләнде.

Әлбәттә, моңа республика салым органнары гаять зур өлеш кертеп килә. Алар һәрвакыт үзләренә йөкләнгән бурычларны лаеклы төстә үти.

Бурычларыгызны намуслы үтәвегез, мөһим дәүләт бурычларын хәл кылудагы ныклыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре