Алексей Песошин спорт учреждениеләренә спорт кирәк-яраклары һәм инвентарьлар тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин спорт экипировкасы һәм спорт хоккей командаларын тәэмин итү өчен инвентарь тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казанның Спорт сараенда узды.

Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан хоккей традицияләре һәм казанышлары белән дан тота һәм горурлана. Татарстан Республикасы Хөкүмәте балалар-яшүсмерләр спортын үстерүгә аерым игътибар бирә. Соңгы 5 елда спорт тармагына инвестицияләр күләме 20 млрд сумнан артык тәшкил иткән.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов инициативасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшь хоккейчыларга 2 038 заманча хоккей экипировкасы комплекты тапшырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сыйфатлы экипировка – куркынычсызлык нигезе һәм яшь талантларның һөнәри үсеше факторларының берсе булуына ышаныч белдерде. Ул барлык спортчыларга җиңүләр, ә җанатарларга яхшы кәеф теләде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка спорт өлкәсенә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Бергәләп фотога төштеләр.

Тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады

Аннары югары хоккей лигасы чемпионаты кысаларында «Барс» (Казан) һәм «Торос» (Нефтекама) командалары арасында хоккей матчы башланды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре