“Россиядә һәр саен 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә, – диелә котлауда. – Ватаныбызны саклау юлына басучыларның, шулай ук үз хезмәте белән җәмгыятебез эшенә зур өлеш кертүчеләрнең батырлыгын, фидакарьлеген, рухи көчен гәүдәләндерүче көн бу.
Илебезнең иреге һәм иминлеге хакына үзләренең гомерен дә кызганмаган каһарманнарның истәлеген яд итәбез, аларның батырлыгы алдында түбәнчелек белән баш иябез. Геройларыбыз, үз гамәлләре белән рухландырып, игелеклелек, намуслылык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Аларның актив гражданлык позициясе, үз идеалларына бирелгәнлеге киләчәк буыннар өчен үрнәк булып кала.
Бүген безнең батыр ир-егетләребез, Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларыбызның данлыклы хәрби традицияләрен дәвам итеп, махсус хәрби операция зонасында батырлык, ныклык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтеп килә.
Геройларыбызга каһарманлыклары, хезмәт сөючән, үз эшенә тугрылыклы булулары һәм Ватаныбыз хакына барын да эшләргә әзер торулары өчен зур рәхмәт! Илебездә тынычлык булсын, рухи бердәмлегебез якты киләчәгебезне төзергә ярдәм итсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телим!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез