Алексей Песошин ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлады

“Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тәбриклим, – диелә котлауда. – Бу – иң якты һәм иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Һәр ветеранга тагын бер кат ихтирам-хөрмәтебезне күрсәтү, рәхмәт сүзләрен ирештерү мөмкинлеге бирә ул.

Сез республиканың ныклы үсеше өчен бүгенге катлаулы шартларда икътисадый тотрыклылыкны саклап калу мөмкинлеге бирердәй нигез салдыгыз. Татарстанның сәяси һәм эшлекле тормышының барлык өлкәләрен үстерүгә керткән өлешегез республиканы Россия төбәкләре арасында иң динамикалы үсүче республикага әйләндерде.

Өлкән яшьтә булуга карамастан, күбегез яңаны булдыру юлындагы хезмәт эшчәнлеген туктатмыйча, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашуын, яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертүен дәвам итә. Сезгә генә хас ихтыяр көче, актив гражданлык позициясе, кешелеклелек киләчәк буыннар өчен уңай үрнәк булып тора.

Чын күңелдән сезгә бәхет, иминлек, нык сәламәтлек телим! Тормыш белән кызыксынуыгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, бәхетле, якты көннәрегез ничек тә күбрәк булсын!”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре