– Әлфинә, заллар тутырып җырлаган чакларыгыз да бар иде. Хәзер дә, вакытым юк, чыгышларым күп дисез. Бүгенге Әлфинәнең тамашачысы нинди?
– Сольный концертлар куяр өчен яшь булырга, нервларың да, сәламәтлегең дә нык булырга тиеш. Мин хәзер сәламәтлегемне саклау өчен концертларны сораулар буенча гына уздырам. Ул вакытны күп ала. Әгәр оештырып бирүче булса, Казанда да куярга мөмкин. Залларым да тулы булыр, дип уйлыйм. Мин хәзер күбрәк төрле чараларда чыгыш ясыйм. Аларын да сайлап кына алам. Шунысы сөендерә: бүгенге тамашачым да – яшьләр, яшь буын. Алар минем башкаруда балачакта тыңлаган җырларны бүген дә тыңлыйлар. Социаль челтәрләр аша да: «Мин сезне тыңлап үстем, җырларыгызны яратам», – дип бик күп язалар.
– Сез – тамашачы өчен һәрвакыт ачылып бетмәгән сер. Интервьюлар да еш бирмисез. Кайбер артистлар: «Кеше күз алдында булмасаң, популярлык югала», – ди. Ә сез онытылудан курыкмыйсызмы?
– Мин интернетта гайбәт, талашулар, аерылышулар белән популярлашкан җырчы түгел инде. Гомумән, үзем турында сөйләргә яратмыйм. Шәхси тормышны халыкка чыгару дөрес түгел дип саныйм. Әйе, ул халыкка кызык. Ләкин мин моңа каршы. Тамашачы минем җырларны гына тыңларга тиеш, дип саныйм. Акчаң булса, җырчы булып була, диләр. Юк, алай түгел. Тавышы, җыры булмаган кайбер җырчылар, миллионнар түгеп, сәхнәгә менәргә тырыша. Ләкин талант булмаса, алай гына үсеп булмый. Күбесе югалып та калды бит… Кредитлар алып, концерт куючылар да бар. Кирәк микән ул? Алай итеп кемгә нәрсә исбатлыйсың? Мин моны үзем аңлап бетермим.
– Сез башка артистлар белән аралашасызмы?
– Мин күбрәк яшьләр белән аралашам. Алар белән шулкадәр рәхәт, дәрт биреп торалар. Яшь җырчыларны бик яратам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез