«Алга» батальоны хәрбиләренә республика бүләге тапшырылды

«Алга» батальонында хезмәт итүче Буа хәрбиләре Илмар Галимовка һәм Илнур Гыймалтдиновка алгы сызыкта «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре тапшырылды. Апрель башында Луганск Халык Республикасына аларны бүләкләү өчен ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Республика махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко барды. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә дәүләт бүләкләре Хезмәт отличникларына тапшырылды, дип язды.

Әсгать Сәфәров Татарстан Рәисе исеменнән хәрбиләргә үрнәк хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, республикада алар өчен даими борчылуларын, ярдәм күрсәтүләрен әйтте. Илнур Гыймалтдинов һәм Илмар Галимов Татарстанның «Алга» батальонында хезмәт итә.

Журналистлар Илдар Галимов белән элемтәгә кереп, бүләк алуы белән котлады, шулай ук хәрбинең көндәлек тормышы, сугышчан иптәшләре турында бераз сөйләвен сорады. Ул Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссариаты аша контракт төзи һәм 2023 елның язында махсус хәрби операция зонасына китә. Бахмут өчен сугышларда катнаша. Июнь аенда аларның батальонына Илнур Гыймалтдинов та кушыла. Якташларны гранатометчы итеп билгелиләр.

Татарстанлылар бу позицияне биш ай дәвамында тота, аларга каршы Украина гаскәрләре составында 3нче штурм бригадасы һөҗүм итә. Алар дошманга шәһәргә керергә ирек бирми. Илнур анда беренче тапкыр яраланганнан соң, госпитальгә эләгә. Илмарны миномет батареясына күчерәләр. Аларның юллары вакытлыча аерыла. Илнурны, савыкканнан соң, 2нче башкорт батальонына җибәрәләр. Штурм вакытында ул кабат яралана. Аннары «Алга» батальонына кайта. Якташлар яңадан бергә хезмәт итә башлый. Хәзер Илнур автомобильдә алгы сызыкны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итә.

Илмар Галимов хәрбиләргә тыл ярдәменең никадәр мөһим булуын ассызыклады. Беркөнне Илнур Гыймалтдинов «УАЗ»да солдатлар өчен алгы сызыкка йөк ташый иде. Шул вакыт аның машинасына дошман дроны якынлаша. Машина йөртүче аны күрми. Илнурны «Булат» детекторыннан куркыныч турында хәбәр коткара. Ул кабинадан сикереп төшеп өлгерә, һәм шунда ук шартлау тавышы ишетелә. Ә коткару детекторын элегрәк Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге гуманитар төркем алып килгән.

Хәрби хезмәткәрләр дроннар турында тулырак сөйләде. Сүз уңаеннан, аларны буалылар еш кына шефлык ярдәме җыю вакытында сатып ала.

«Хәзерге вакытта Илмар Галимов һәм Илнур Гыймалтдинов батальон составында Часов Яр шәһәре янында Константиновка торак пунктына таба һөҗүм итә.

«Алга» батальонында алар белән Буадан Айдар Атаханов та хезмәт итә. Ул контрактны 2022 елның октябрендә төзи. Ул вакытта БМП белән идарә итә, Угледар шәһәрен штурм белән алу омтылышында катнаша. Ул чакта батальон зур югалтулар кичерә. Исән калган Айдар Атаханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.

Илнурның хатыны Эльза Гыймалетдинова ире белән горурлануын яшерми. Һәм ул аны балалар өйдә бик көтәләр, диде.

Элегрәк, 3 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Материал Наилә Хасибҗанова катнашында әзерләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре