Бу четерекле дә, мавыктыргыч та юнәлешкә ничек кереп киткәнен үзе дә сизми кала ул. Кыл-кубыз, думбраларны милли бизәкләр төшереп, зәвыклы итеп ясый белә оста. Ә заманча технологияләрне өнәп бетерми. Ни өчен Җәлил Вилданов үз эшләрен кул көче белән генә ясый? Кайбер серләрен ачтык.
– Җәлил, соңгы вакытта эшләп бетергән нинди хезмәтең бар, нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Бик үзенчәлекле агач эшләнмә – Чура Батыр сыны уелган думбра. Мин аны бер ел буе ясадым. Ат башын да эшләдем, думбраның арткы ягына Чура Батыр сурәтен дә уйдым. Хәзер ул уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) улым ачкан остаханәдә саклана. Тагын 15 думбра, 5 кыл-кубыз әзер.
– Уен коралларын бу кадәр күп итеп юкка гына ясамыйсыздыр. Димәк, сораучылар бар?
– Әйе, булгалый. Әле менә Алтайдан заказ килде, чит илләрдән дә сорап алалар.
– Думбрага Чура Батыр сурәтен төшерү идеясе каян барлыкка килде?
– Бу идея Чура Батыр турында «Риваять» этно-төркеме башкаруындагы җырны ишеткәч барлыкка килде.

– Элек бик матур, милли бизәкләр белән агачтан өй җиһазлары да эшли идегез. Хәзер заказлар бармы? Әллә тулысынча уен коралларына күчтегезме?
– Дөресен генә әйткәндә, хәзер аларга заказлар әллә ни юк. Көндәшлек тә зур бит. Миңа иҗади эш кызыграк. Уен коралларын ясау бала тудырган кебек. Аннан матур көйләр чыга башлагач, хәтта елап та җибәрәсең.
– Кушылып җырлап та җибәрәсездер әле.
– Остаханәмдә җырлап та йөрим. Хәзер думбрада уйнарга да өйрәнәм. Кайбер көйләр чыга башлады инде.
– Агач эше белән ничә еллап шөгыльләнәсез инде?
– 40 елга якын.
– Агачтан шундый оста итеп җиһазлар, уен кораллары ясарга кайда, ничек өйрәндегез?
– Мәктәптә укыганда ук рәсемнәрне матур ясый идем. Хезмәт дәресләрендә агачтан эшләнмәләр ясарга өйрәттеләр. Мин уеп эшләү ысулы белән кызыксындым. Казанга барып өйрәнеп тә кайттым. Аннары армиягә китеп, Себер якларында эшләп кайтканнан соң, Казандагы 16 нчы номерлы училищега укырга кереп, агач кисүче-рәссам һөнәрен үзләштердем. Училищены кызыл дипломга тәмамладым. Мәскәүгә җибәрмәкчеләр иде, бармадым. Башта гел агач эше белән шөгыльләндем. Өй җиһазлары да, сувенирлар да ясадым.

Ә берничә ел элек борынгы уен коралларын ясауга алындым. Улым Фәнил тамак төбе белән җырлауны үзләштерә башлаган иде. Бер дустының үтенече буенча миңа монголларның уен коралын ясап бирүне сорады. Матур гына килеп чыкты. Шуннан «Алпар» төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин белән таныштым. Ул миңа сызымнар бирде, һәм аның белән уртак фикергә килеп, кыл-кубызлар ясый башладым, аннары думбралар эшләүгә керештем. Үзем рәссам булгач, музыка уен коралларына милли бизәкләр дә төшерә башладым. Алар бит инде матур да булырга тиеш. Менә шулай башланып китте.
– Дизайнын да үзегез уйлап табасызмы?
– Әйе, рәссам булгач, дизайнын да үзем уйлыйм. Кайвакыт төнлә уйлап ятам да торып сызымнарын ясап куям.
– Чура Батыр думбрасын бер ел эшләдем, дисез. Барысын да алай озак ясамыйсыздыр. Уртача күпме вакыт китә?
– Теләсәң, бер атнада да эшләп була. Ә инде милли бизәкләр уеп ясаганда, эш бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Башта барлык материалларын әзерләп куярга кирәк, моңа 3–4 көн вакыт китә.
– Хәзер күп уен кораллары заманча технологияләр ярдәмендә эшләнә. Ә сез, белүемчә, кулдан ясарга яратасыз. Ни өчен?
– Әйе, кул белән ясыйм. Заманча технологияләр белән эшләнгәннәренең җаны булмый, дип саныйм. Ә кул белән ясалган әйберләрне кеше көчен биреп эшли. Энергия шул эшләрдә, уен коралларында кала. Кул эше аерылып та тора, затлы да була.
– Агачның да җаны бар, диләр. Бу дөресме?
– Әйе, дөрес. Агачны кулга алуга, аннан нәрсә килеп чыгасы минем күз алдына килә. Ничек тоташтырасы, ниләр эшлисе. Нинди бизәк төшереп булганы да күренә. Уен коралын бөтен күңелеңне биреп, кәеф белән эшләсәң генә әйбәт килеп чыга. Каяндыр кәеф кырылып кайтып, сүгенә-сүгенә эшләп булмый аны.
– Агачның «яше» мөһимме?
– Әлбәттә. Мисал өчен, җиһаз ясаганда наратның яше 80 елдан да ким булмаска тиеш. Уен коралы өчен 100 еллыгы кирәк.

– Ә каян табасыз андый агачларны?
– Уен коралларын иске йортларны сүткән бүрәнәдән ясарга яратам. Аларның җил-яңгыр тимәгән урыннары тыгыз була. Африкадан, Австралиядән кайтартыла торган экзотик кызыл агач белән эшләргә җайлы, аннан бик затлы эшләнмәләр чыга. Чура Батыр уелган думбраны да кызыл агач кулланып ясадым.
– Иң яратып эшли торган агачыгыз нинди?
– Латин Америкасыннан кайтартыла торган шоколад төсендәге агач. «Американский орех» дип атала ул. Кискәч ул җем-җем итеп тора. Үзебезнең агачлардан наратны яратам. Һәр агачның үз урыны бар. Бик нечкә, вак бизәкләр кисәргә кирәк булса – каен. Ул изелми. Ә менә юкә изелә, кителергә дә мөмкин.
– Ә кылларын кем көйли?
– Көйне тоемлау сәләте үземдә дә бар. Әнием дә бик матур җырлый иде. Ләкин уен коралын көйләү белән шөгыльләнмим. Бу эшне улым Фәнил башкара. Әзер уен коралларын буяу да аның җаваплылыгында. Мин аның үзенә дә калак-думбра, кыл-кубыз ясап бирдем. Ул алар белән конкурсларда да катнаша, тамак төбеннән җырлау белән дә шөгыльләнә, мастер-класслар да уздыра.
– Быел 60 яшегезне дә тутырдыгыз. Ничек билгеләп үттегез?
– Юбилеема кул эшләремнән күргәзмә ясыйм дигән хыялым бар иде. Менә шуны тормышка ашырырга йөрим. Уникаль осталык үзәгендә булыр дип уйлыйм. Россия Рәссамнар берлегенә кандидат итеп тә сайладылар әле. Шуңа күрә үз эшләремне Мәскәүгә дә күргәзмәгә алып барасым бар.
– Тагын нинди уен коралы ясарга хыялланасыз?
– Контрабас кебек зур нар-кубыз ясыйсым килә. Аны аю башы белән эшләргә уйлыйм. Бүре башы белән ясаган кыл-кубыз да бар. Башта әллә нинди хыяллар йөри. Тик аларны ясар өчен яхшы, уңайлыклары булган остаханә кирәк. Шуңа да мин беренче чиратта остаханә турында хыялланам.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез