Газетага язылу

Алинә Заһитова Россия рекордлар китабына кергән

2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова,үзе әйткәнчә, «җир читенә очыш» ясап, Россиянең рекордлар китабына кергән.

2018 елгы Олимпия чемпионы дөньяда бердәнбер йөзә торган «Академик Ломоносов» җылылык электростанциясендә – Заполярьеда күрсәтмә прокат белән чыгыш ясады.

"Моның өчен мин җир читенә – Чукоткадагы Певекка очтым. Һәм миңа кадәр беркем дә чыгыш ясамаган урында бозга чыктым», – дип хисләре белән уртаклашты Заһитова үзенең Telegram-каналында.

Бу чыгыш йөзә торган АЭСта фигуралы шуу тарихында беренчесе һәм дөньяның иң төньягындагысы булды.

«Сәнгатьтә максималь концентрация: чиста сызыклар, тизлек, хореография... боз һәм төньяк белән тулы берләшү», – дип тасвирлады фигуралы шуучы үзенең чыгышын.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре