Алинә Заһитовага БРИКС уеннары илчесе сертификатын тапшырганнар

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы барышында фигуралы шуу остасы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы БРИКС уеннары илчесе итеп билгеләгәннәр.

Татарстан спорт министры Владимир Леонов аңа илче сертификаты тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” “Татмедиа” агентлыгы вәкиле Динә Газалиева мәгълүматларына таянып яза.
Шулай ук Россянең танылган бокс остасы, Вологда өлкәсе вице-губернаторы Александр Поветкинны да Уеннарның илчесе итеп сайлаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре