Әлки районында капиталь ремонттан соң Татарстан халкын эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлки бүлеге ачылды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Айзирәк Мисалова яза.
Биредәге яңарышлар белән Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев та танышып китте. Мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Александр Никошин каршылады.
Әлеге очрашуда район халкы Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары үзләрен борчыган сорауларны да бирә алды.
Кара-каршы утырып сөйләшүләр Балалар иҗат йортында киңрәк даирәдә дәвам итте. Бу очрашуга «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» социаль хезмәт оешмасы вәкилләре, «Комплекслы матди ярдәм үзәге»нең 7 нче филиалы белгечләре дә чакырылган иде.
Чара күңелле мизгелләр белән төгәлләнде. Татарстан халкын эш белән тәэмин итү үзәгенең Әлки районы бүлеге өлкән инспекторы Римма Билалова намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез