Газетага язылу

Алла Пугачеваның директоры җырчының илгә кайтуы турында сөйләгән

Елена Чупракова легендага әйләнгән җырчы турындагы соңгы хәбәрләрне аңлатып узган.

Алла Пугачеваның “гомерлек” директоры Елена Чупракова стилист Джордж Ровалсның ниндидер журналист белән әңгәмәсендә әйткән сүзләренә аңлатма биреп үткән. Джордж анда Примадоннаның озакламый үз ватанына әйләнеп кайтачагы турында сөйләгән.

“Ровалсның кем икәнлеген белмим. Алла Пугачеваның илгә әйләнеп кайтырга ниятләве турында да ишеткәнем юк. Ул үзен әйбәт хис итә. Сәхнәгә чыгарга җыенмый әле. Иҗади планнары турында белмим”, – дигән Чупракова “Абзац” хәбәрчесенә.
Хәзерге вакытта Алла Борисовна игезәк балаларын яңа уку елына әзерләү белән мәшгуль. Гарри белән Лизага сентябрь аенда 10 яшь тула. Алар Израильдә “King Solomon” дигән шәхси мәктәптә белем ала. Бу мәктәптә бер баланы укыту өчен аена 6 мең шекель (безнеңчә чама белән 150 мең сум) түләргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: Алла Пугачева игезәк балалары белән 2022 елның сентябрендә Израильгә китте. Массакүләм мәгълүмат чаралары язгача, гаилә Кесария шәһәрендә яши. Алар биредә үз торагын булдырырга җыена. Җырчы сәхнәдә чыгыш ясавын дәвам итә. Әмма үзенең коллегалары- музыкантлар чакыруы буенча гына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре