Әлмәт табибы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балаларны тикшерәчәк

Югары квалификацияле белгечләр төркеме ике көн дәвамында Татарстан шефлыкка алган территорияләрдәге балаларны тикшерәчәк. Кабул итүне Әлмәтнең танылган балалар хирургы Кирилл Булатов үткәрә, ул элегрәк Лисичанскида эшләгән инде. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Команда составында шулай ук Мәскәү белгечләре – психология фәннәре кандидаты, белем бирү һәм психик үсеше тоткарланган балаларны комплекслы тернәкләндерү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы Анна Федосеева һәм балалар психологы, Коррекцион педагогика институтының эксперименталь эш һәм өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары Дарья Карпова да бар.

Табиблар «Алдынгылар хәрәкәте» идарәсе рәисе киңәшчесе Тимур Сафин чакыруы буенча бара, ул да, табиблар кебек үк, «Бердәм Россия» гуманитар колоннасы составында Татарстан шефлыкка алган территорияләргә юл тотты. «Сәфәрнең максаты – балалы гаиләләргә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү, шулай ук алга таба озатып йөрү юнәлешләренә төгәллек кертү», – дип искәртте Дарья Карпова.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре