Газетага язылу

Алматадан кайтучы татарстанлыларга ярдәм тәкъдим иттеләр

Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Алматадагы россиялеләргә чикне узуда ярдәм тәкъдим итте.

"Әгәр сез Россия Федерациясенә Бишкек аша кайтырга уйласагыз, вәкаләтле вәкиллек сезгә казах-кыргыз чигендә чик буе контроле пунктыннан Бишкекка кадәр барып җитәргә һәм кунакханәләрдә Мәскәүгә яки Казанга очарга ярдәм итәчәк", - дип язган "Инстаграм"дагы сәхифәсендә Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев.

Ул элемтә өчен үз номерларын калдырган: +77057550051 һәм +79172855337. Кыргызстан Казахстан килүчеләреннән ПЦР-тестларны сорамаячак, дип искәртә Вәлиев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре