Әлмәттә яшәүче яшь пар туйларына 100 мең сумлык грант откан

Әлмәт яшьләре туйларына 100 мең сумлык грант откан. Алар - Рәлиф Галимов һәм Таңсу Миңнебаева. Яшьләрнең мәхәббәт тарихы алты ел элек концертта башлана, ә быел май аенда Ралиф сөйгәненә тәкъдим ясый. 22 августта аларның туйлары була.

Алар конкурста катнашу өчен гариза бирә һәм «Татарстанның яшь парларына грантлар» сертификатына ия булалар. Грант күләме 100 мең сум тәшкил итә, яшьләр аны туй оештырганда куллана алачак, дип яза Татар-информ.

Быел җәй көне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Яшьләр эшләре министрлыгы бөтен ил өчен уникаль булган «Яшь парларга грантлар» социаль проектын эшләтеп җибәрде. Ул яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен булдырылган һәм 2025 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре