Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды нәшер иткән китапларны тәкъдим иттеләр

Җиде иҗат, җиде язмыш, җиде тарих... «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы кысасында нәшер ителгән яңа китаплар боларның барысын да үз эченә алган. Табадан гына төшкән яңа китапны кулга алу бәхетенә ирешүчеләр арасында билгеле шәхесләр дә, яңа гына каләм чарлый башлаган яшь иҗатчылар да бар. 

Уртак җимеш

«Татнефть» – илкүләм программаларны гамәлгә ашыруга, милли мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә торган социаль җаваплы компания. Нефтьчеләр элек-электән мәдәнияткә һәм сәнгатькә хәерхаһлы. «Рухият» программасы аша язучы-шагыйрьләрнең китапларын нәшер итү – әнә шул зур хезмәтнең бер өлеше. Яңа китабы чыккан авторларны сәхнәгә күтәреп, тантаналы рәвештә котлау исә – күркәм традиция.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова сүзләренә караганда, 28 ел эчендә компания гомуми тиражы 500 000 булган 260 тан артык китап чыгарган.

– «Татнефть» компаниясе социаль тармакка зур игътибар бирә. Без нефть чыгару, эшкәртү белән генә чикләнмибез, – ди Хәйрия фонды җитәкчесе. – Еллар дәвамында «Рухият» аша нәшер ителгән китаплар үсәргә, кешенең рухи дөньясын баетырга ярдәм итә. Балалар өчен әсәрләр язылу, алар өчен китаплар бастырылу аеруча сөендерә. Без белемле буын үстерүгә зур өлеш кертәбез.

Быел нәшер ителгән китаплар эчтәлек ягыннан гына түгел, жанр төрлелеге белән дә аерыла. Шигырь, хикәя, проза әсәрләре белән беррәттән альбом рәвешендә чыгарылган китап та бар. «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова сүзләренә караганда, ел дәвамында әсәрләрне бастыруны сорап 30–40 хат килгән.

– Барлык кулъязмалар эксперт комиссиясенә җибәрелде. Алар Татарстанның күренекле әдәбият эшлеклеләре тарафыннан тикшерелеп, араларында иң лаеклы дигәннәре сайлап алынды. Шул рәвешле зур команданың уртак фидакарь хезмәте бу, – ди Флюра Шәйхетдинова.

Нефтьчеләр укучыларны да кайгырта, ел саен Хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән китаплар Татарстандагы китапханәләргә, уку йортларына, Бөтендөнья татар конгрессына, картлар йортларына, шифаханәләргә, компаниянең ял базаларына, Россиядә һәм аннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә бүләк ителә.

Зур бәхет

Яңа китабы дөнья күрү бәхетенә ирешкән иҗатчылар арасында иң яше – КФУның педагогика юнәлешендә магистратурада укучы Алинә Хәбибуллина. Актаныш районының Әтәс авылы кызы икенче курста укыганда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булган. Стипендиат буларак, китаплы булу бәхете дә тәтегән аңа. Басманың күп өлешен студентлар тормышына багышланган повесть алып тора. Унлап хикәясе дә урын алган.

– Чагыштырмача тиз арада – бер ел эчендә китабым басылып чыкты. Никадәр бәхетле булуымны мин, мөгаен, бирегә килгәч кенә аңлаганмындыр. Шушы яшемдә зур шәхесләр янында басып тору – минем өчен зур сөенеч. Алга таба иҗат итү өчен зур стимул да булды бу. «Татнефть» хәйрия фондына, китапны чыгаруга көче кергән һәркемгә чиксез зур рәхмәт, – ди Алинә.

Кама Тамагы районында яшәүче Илдус Миңнуллин да бәхетле мизгелләр кичерә. Иҗатка шактый соң – 40 яшьтә генә килгән ул.

– Шундый бәхетле мизгелләр бүләк иткәне өчен «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт. Гыйнварда эшне башлап җибәргән идек, август аенда инде китабым чыкты. Зур түземсезлек белән көттем. Китапта балалар өчен иҗат иткән 39 шигырем урын алды. Оныкларымны, балаларны бик яратам. Шуңа күрә аларның дөньясы күңелемә бик якын, – ди Илдус абый.

Әлмәт театрының 80 еллык юбилее уңаеннан басылган альбом-китап аеруча игътибарны җәлеп итә.

– Күңел тулы хисләр. Нәкъ бер ел элек Әлмәт театрының 80 еллык юбилеена шундый альбом-китап эшлибез дигән карар кабул ителде. Бу дәвердә барыбыз да бер дулкында яшәдек: матур чыксын, театрның үзе кебек булсын дип тырыштык. «Татнефть» хәйрия фондына, «Рухият» программасына бик зур рәхмәт. Бу безнең өчен әйтеп бетергесез кичерешләр булды. Мин бик бәхетле. Китапны кулга алган һәркем, гаҗәп булган бу, дип шаккаталар. Аның эчендә фотопроект та бар. Шуның белән дә үзенчәлекле ул. Тышлыгы да ап-ак, театр бит ул аклыкка, нурга илтергә тиеш, – ди театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Ренат Мамин, «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары:

– Мәдәнияттән башка тотрыклы үсеш була алмый. Шуңа күрә «Татнефть» компаниясе әдәбиятка ярдәм итүе белән мәдәни традицияләрне саклау, рухи кыйммәтләр булдыру юнәлешендә үзгә милли код булдыра. Бер атаклы акыл иясе, китап – буыннар арасына салынган күпер ул, дигән. «Рухият» программасы менә инде ничә еллар дәвамында шушы күперне ныгыта. Быел нәшер ителгән китаплар мәдәниятебезне тагын да баетыр, аңа карата тагын да зуррак мәхәббәт уятыр дип өметләнәм.

Тантаналы чарада түбәндәге китаплар тәкъдим ителде

– Вәсимә Хәйруллинаның (Сарман районының Чураш авылы) «Гомер аргамаклары» шигырьләр җыентыгы (татар телендә);

– Илдус Миңнуллинның (Кама Тамагы) «Тынгысыз буран» балалар өчен шигырьләр җыентыгы (татар телендә);

– Екатерина Аничкинаның (Әлмәт шәһәре) «Кролик на Луне» балалар өчен шигырьләр җыентыгы (рус телендә);

– Алинә Хәбибуллинаның (Казан шәһәре) «Чәчләреңдә шомырт исе» хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы (татар телендә);

– «Театр – шәһәрнең җаны / Театр в городе» китап-альбомы (татар һәм рус телләрендә);

– Геннадий Макаровның (Казан шәһәре) «Звени, старая думбра: Напевы тюркских народов Поволжья» китабы (рус телендә);

– Геннадий Макаровның (Казан шәһәре) «Татар мәдәниятендә курай: И.С. Мусинның мәкаләләре һәм тикшеренүләре» (татар һәм рус телләрендә).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре