Газетага язылу

Әлмәттән СВОда катнашучыларның балалары Яңа ел сертификатлары алачак

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бәйрәм программасы һәм бүләкләр әзерләнгән. Нефтьчеләр урамы, 14 адресында урнашкан Балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә балаларны «Кышкы могҗиза турында әкият» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша көтә.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге 0 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр балага, шул исәптән һәлак булган яклаучыларның балаларына да, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдиновадан бүләк сертификаты тапшырылачак, дип яза Татар-информ.

Сертификат алу өчен һәр балага документлар пакеты тапшыру таләп ителә: гариза бирүченең паспорты, баланың районда яшәвен яисә теркәлүен раслаучы документ, туу турында таныклык, вәкил аша мөрәҗәгать ителгән очракта – вәкил вәкаләтләрен раслаучы, шулай ук хәрби хезмәткәрнең махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы документ.

Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген барлык хакимият органнарының төп бурычы – илебезнең суверенитетын алгы сызыкта яклаучы сугышчыларга ышанычлы тыл тәэмин итү.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военн

Көн хәбәре