«Чисталык – иманның яртысы», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Чын мөселман тәне белән генә түгел, җаны белән дә чиста булырга тырыша. Өс-башын гына түгел, әйләнә-тирәсендәгесен дә тәртиптә тотарга омтыла. Тузан сөртә, идәнен, керен юа, дигәндәй. Ә юу эшләрен җомга көнне башкарырга ярыймы? Бәйрәмнәрдә өй чистарту рөхсәт гамәлме? Бу һәм башка сорауларга Лаештагы «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.
– Алмаз хәзрәт, ни өчен ислам динендә чисталыкка аерым игътибар бирелә?
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Ислам – пакь дин, шуңа күрә пакь булырга тырышыгыз. Пакь булмаган кеше җәннәткә кермәс», «Ислам пакьлек өстендә төзелгән», – дигән хәдисләре чисталык-пакьлекнең мөселман өчен никадәр мөһим икәнен аңлата. Кыямәт көнендә фәрештәләр: «Мөхәммәд (с.г.в.) өммәте кайда?» – дип, иң беренче булып өммәтебезне исәп-хисапка чакырыр. Шулчак кул-аякларында тәһарәт эзләре нурланып-балкып, йөзләре яктырып торган кешеләр уртага чыгып, пәйгамбәребезгә иярерләр. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намазны фарыз кылган. Һәр мөселман намаз алдыннан чистарына – тәһарәт ала. Димәк, көненә ким дигәндә биш тапкыр чистарына. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп: «Әгәр сезнең өй алдыннан елга агып торса һәм сез шул елгада биш тапкыр юынсагыз, сезнең тәнегездә пычрак җир калыр идеме?» – дип сораган. Сәхабәләр: «Юк», – дип җавап биргән. Шуннан пәйгамбәребез (с.г.в.): «Намаз да менә шушы елга кебек сезнең гөнаһларыгызны юа», – дип сүзен тәмамлаган.
– Яз, көз айларында һәркем йорт-җирен җыештыра, юа. Бу күркәм йола кайчан туган икән?
– Кызганыч, бу хакта динебездә мәгълүмат юк. Миңа калса, мөселманнар үзләренә йола тудырып, шуңа тугры кала киләләр. Һәм бу бик яхшы.
– Өй юуның үз тәртибе бар. Өлкән яшьтәге әби-апалар һәрчак: «Йортны ишек төбеннән түгел, түреннән юыгыз», – диләр. Моңа диндә аңлатма бармы?
– Ислам динендә өй җыештыру яки юуга карата аерым таләпләр юк. Мөселманнар өчен иң мөһиме – һәр җирдә тәртип һәм чисталык булсын.
– Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?
– Ярый. Җомга – мөселманнар өчен бәйрәм көн. Элек-электән әби-апалар эшне җомгага калдырмый килгән. Бәйрәм көн бәйрәмчә үтсен, дигәннәр, күрәсең. Шуңадыр, халык арасында, җомга көнне эш башларга ярамый, җомга өй юарга ярамый, дигән сүзләр йөри. Мөселман кеше көн саен намаз укый. Ул намаз укыган урынын һәрчак чиста тота, шуңа күрә җомга да, шимбә дә, атнаның башка көннәрендә дә өй җыештырырга рөхсәт ителә.
– Ә гает көнне юарга ярыймы?
– Гает көнне өй җыештырырга ярамый, дигән чикләү юк. Әйткәнемчә, бәйрәм көн тулысынча догалар укып, намаз кылып үткәрелсен өчен, җыештыру һәм юу ише вак-төяк эшләрне бәйрәм көнгә калдырмаска мөмкин.
– Халыкта: «Кояш баегач, идән юган суны түгәргә ярамый», – дигән ышану бар.
– «Кояш баткан вакытта балаларыгызны яныгызда тотыгыз. Бу вакытта җирдә шайтаннар тарала», – дигән хәдис тә бар. Ләкин ниндидер су түгү яки башка эшләргә карата диндә андый тыю, боерык юк. Шуңа күрә халык телендә андый ышанулар булырга мөмкин. Әмма мөселман кеше, иң беренче чиратта, бу хакта ислам динендә ниләр әйтелгәнен ачыкларга, бары шуңа гына таянырга тиеш.
– Юу эшләрен кояш баегач башкарырга ярыймы?
– Ислам динендә андый тыю юк. Ләкин кич – ял вакыты, шуңа күрә вакытны дөрес бүлеп, ял итәргә дә вакыт калдырырга кирәк.
– Йортны гына түгел, әйләнә-тирәне дә чисталыкта тоту – безнең бурыч. Динебез моңа нинди карашта?
– Әлбәттә, йорт тирәсен, чишмә-күлләрне чистарту да һәрберебезнең бурычы булып тора. Бу турыда пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: «Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата. Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата. Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата. Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата. Шулай булгач, йорт тирәләрегезне чистартыгыз...» Үз йортыңны, ишегалдын матур һәм чиста итеп тотсаң да, һәркемнең бер генә тапкыр булса да башка урында чүп ташлап калдырганы бар. Минем ишегалдым чиста булсын дип, табигатьтә башкалар ял итә торган урыннарга чүп алып барып түгү дә – олы гөнаһ.
ИСТӘ ТОТ!
Ислам динендә чисталыкның 7 кагыйдәсе
- Кулның чисталыгы (үзеңнеке булмаган әйберләрне алмау һәм байлыгыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару).
- Колакларның чисталыгы (гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыра торган сүзләрне тыңламау).
- Күзләрнең чисталыгы (кешеләргә хөсетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау).
- Авызның чисталыгы (буш сүздән, гайбәттән һәм артыгын сөйләүдән тыелу. «Сөйләвең көмеш булса, дәшми торуың – алтын», – ди халык мәкале).
- Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның чиста һәм пөхтә булуы.
- Уй һәм фикернең чиста булуы (гөнаһлы фикерләргә юл куймау).
- Йөрәкнең чиста булуы (көферлек, монафыйклык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакь булу).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез